• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Управление образованием Исполнительного комитета Бугульминского муниципального района РТ

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423230, Республика Татарстан, Бугульминский район, г. Бугульма, ул.14-Павших, д. 39
Телефон: 8(85594)6-55-90
E-Mail: uprbug2013@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Руководитель: Кульбеда Валентина Васильевна

новости УО

Муса Җәлил шигырьләрен уку бәйгесе

Опубликовано: 21.02.2017

21 нче февраль – Халыкара туган тел көне. Шушы бәйрәм уңаеннан Бөгелмә шәһәренең 1 нче номерлы урта мәктәбендә Муса Җәлил шигырьләрен уку бәйгесе узды. Бәйгедә шәһәребез һәм район мәктәпләреннән 1-8 нче сыйныф укучылары катнашты. Мәктәп укучылары патриот шагыйребезнең әсәрләрен татар телендә яттан сөйләделәр. Җиңүчеләр башлангыч һәм 5-8 нче сыйныф укучылары арасында билгеләнде. 1-4 нче сыйныфлар арасында 3 нче урынга - 14 нче татар гимназиясенең 3 нче сыйныф укучысы Шәйгарданова Лиана (укытучысы – Гафиятуллина Рушания Әхәт кызы), 2 нче урынга  - 3 нче мәктәптән 3 нче сыйныф укучысы Галимов Мурат (укытучысы – Галимова Рәзилә Ринат кызы), 1 нче урынга Татар Димскәе мәктәбеннән Фәйзуллина Ләйлә (укытучысы – Фәйзуллина Ландыш Җәмилевна) лаек булды. Урта сыйныф укучылары арасында 3 нче урынны 14 нче татар гимназиясе укучысы Исламгирова Илүзә (укытучысы – Сөнгатуллина Гөлназ Фәнилевна) алды. 2 нче урында Татар Димскәе укучысы Гыйләҗева Алинә (укытучысы – Галләмова  Сәрия Мөкатдисовна), 1 нче урында 5 нче мәктәптән Гыйльманов Вилдан (укытучысы – Харисова Рәйсә Сабит кызы). Бәйгедә катнашкан барлык укучыларны, аларны әзерләгән остазларын бәйрәм белән чын күңелдән котлыйбыз, иҗади уңышлар телибез.



К списку новостей