Управление образованием Исполнительного комитета Бугульминского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 423230, Республика Татарстан, Бугульминский район, г. Бугульма, ул.14-Павших, д. 39 |
Телефон: | 8(85594)6-55-90 |
E-Mail: | uprbug2013@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Руководитель: | Кульбеда Валентина Васильевна |
новости УО
Стажировка турында
Опубликовано: 14.04.20167,8 апрельдә Һади Атласи исемендәге 14нче татар гимназиясендә республикабыз татар мәктәпләре җитәкчеләре өчен стажировка үтте. Беренче көнне алар “Мәктәпнең социаль капиталы дәрәҗәсен күтәрү” проекты белән таныштылар һәм үзләре дә кейслар чишү буенча микрогруппаларда актив эшләделәр. Стажировканың икенче көне “Укучыларның тормышка яраклашуын (социальләшүен) тәэмин итүче, уку-укыту процессын камилләштерүче чара буларак дәрес һәм сыйныфтан тыш эшчәнлекне интеграцияләү” проектын өйрәнүгә багышланды. Стажировка кысаларында эш кунаклар өчен дә, гимназия коллективына да бик файдалы булды. Түгәрәк өстәл артында фикер алышуларда алар гимназия директоры Гайнуллин Фәнис Камил улына һәм ул җитәкләгән педагогик коллектив эшенә югары бәя бирделәр һәм яңадан-яңа уңышлар теләделәр.
К списку новостей