Укучылар, укытучылар, әти-әниләрне тәбрикләргә район башкарма комитетының экономика бүлеге җитәкчесе Бухараева Гөлнара Шәүкәт кызы, "Берлек" җәмгыяте директоры Зөфәр Кәшфетдин улы,Томбарлы авылы җирле үзидарә башлыгы Әдибә Мөдәррис кызы килгән иде.
Укучыларның дәртле шигырьләре һәм җырлары бәйрәмгә тагын да ямь өстәде. Яңа уку елы башлануын хәбәр итеп яңгыраган кыңгырау укучыларны классларга дәште. Чыгарылыш сыйныф укучылары быел беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән 2 сабыйны үз классларына озатты.
Һәр класста "Мин талантлы" исемләнгән сыныф сәгатьләре дәресләре үтте.




















