• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Основная общеобразовательная школа №1» Бавлинского муниципального района РТ/ ТР Баулы муниципаль районы " 1 нче номерлы төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423930, Республика Татарстан, Бавлинский район, г. Бавлы, ул. Чапаева, д. 2а
Телефон: +7(855)-695-75-40
E-Mail: Shkola1.Bavlinskiy@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "ООШ № 1"
Руководитель: Муратов Леонид Сапаргалиевич
Год основания учреждения: 1928
У нас учатся: 260 обучающихся
У нас учат: 20 учителей

Новостной блок

Конкурс сочинений

Опубликовано: 11.03.2015

«Минем бабам»

Минем әбиемнең әтисе Фаттахов Мөгыйн Сабир улы 1912 елны Чкалов өлкәсе, Абдуллин районы, Иске Шалты авылында доньяга килә. Әниләре бик яшьли үлеп киткәнгә аларга эш тә, аш та талымлап торырга туры килми, бик иртә эшкә җигеләләр. Әтиләре ялгыз алты баланы аякка бастыра, а иң өлкәне Мөгыйн бабам була.

Мәрхәбә әбием белән 1934 нче  елда өйләнешеп, күрше йортка башка чыгалар. Башта уллары, аннан соң кызлары дөньяга килә. Мөгыйн бабам механизатор булып эшли башлый, дөньялары көннян- көн матурлана. Шулай зур өметләр белән яшәп ятканда, сугыш башлана. Кешеләргә күпме кайгы китерә ул сугыш.

Мөгыйн бабама да повестка килә, ул тракторы белән үк фронтка китәргә дип,  хәрби комиссариатка барса- игеннәрне җыеп, көзге сөрүләр беткәнче бронь биреп , кире кайтарып җибәрәләр.

1942 нче елның нояберендә  ул фронка китә. Башта Богырыслан янында өйрәнүләр үтәләр, бары февраль аенда гына сугышка озаталар. Башта бабамнан еш кына хатлар килеп тора. Ул: “ Немецны куып алга барабыз, сугышлар бик каты бара”, -дип яза. Бераздан хатлар туктый, бернинди хәбәр дә булмый. Август урталарында гына хәрби госпитальдән язган хаты килә. Бабам бик нык яраланып, ике ай буе госпитальдә яткан икән.

1942 нче  елның 5 нче октябрь төнендә,  ул туган йортының ишеген кага. Ярасы авыр булганга, сугышка яраксыз дип табалар. Пуля йөряк ягыннан күкрякне тишеп, калак сөяген ватып чыккан, сул кулы хәрәкәтсез, катып калган,муенына асылынган була. Шундый хәлдә кайтса да,  бабамның исән булуы , гаиләләренә зур шатлык була. Ял итеп  ята торган чакта түгел, ул  башта налог агенты, аннан соң колхозда кассир , соңыннан колхоз рәисенең ярдәмчесе булып эшли. Гарип булып каласы килмәгәнгә, көндә кулына массаж ясыйлар, дәвалыйлар....Ниһаять, җансыз бармакларга җан керә, а соңырак кулы да хәрәкәтләнә башлый. Бабам кабат үзенең яраткан эше- тракторына утыра. Ул елларда тракторларга көне- төне эш- көзләрен , көндезен ашлык сыктырса, төнгә- сөрергә китә. Кыш керү белән тракторларын ремонтка куеп, унике чакрым араны- кая ат, кая җәяү йөреп, язга кадәр ремонтлап йәриләр.

1943 нче елда кызы-  әбием туа. Әтисенә бер тамчы кебек охшаган кызын , бабам бигрәкләр дә ярата. Кичләрен, арып кайтуына карамастан, җырлый-җырлый кечкенә кызчыгының бишеген тибрәтә. Бабамның иң яраткан җыры:

Һаваларда йолдыз,

Суларда кондыз,

Хафизәкәй балдыз...

Ул җырны тыңлаганда әле дә әбиемнең күзләренә яшьләр килә.

1944 елның ахырында Мөгыйн бабамны военкомат юлында йөртәләр- йөртәләр дә, кулы ныклап төзәлеп эшләмәвенә карасамтан,  повестка биреп җибәрәләр.

Бу хәл 1945 нче елның 15 нче гыйнварында  була. Бабама бу юлы фронтка китү бик авыр була, чөнки ул сугыш белән күзгә-күз очрашып, сугышның ни икәнен күреп кайткан була инде. Җитмәсә әбием кулында берсеннән –берсе кече 3 бала.

Бабамнан хатлар еш килеп тора, урыннары гел алышынып торганга,  үзе генә авыл хатларын ала алмый. Бер хатында: “Сугышлар ифрат каты бара. Немецны куып, көндя алга барабыз.Немец җиренә килеп җиттек, исән кайтуымны теләп торыгыз”, - дип яза. А соңгы хаты 1945 нче елның 25 нче  апрелендә языла. Ул болай дип яза: “Хатымны ашыгып язам. Без Германия җирләренә аяк бастык. Сугышлар бик нык тора. Немец бөтен көчен куеп, бирешмәскә тырыша.Җир белән күкләр тоташкан кебек, туктаусыз бомбалар коела.Догагыздан  калдырмагыз, теләктә торыгыз”,- дигән юллары саклана.

26 нчы апрель көнне Линец дигән авыл янында бабам һәләк була...Күп еллардан соң, аның гәүдәсен ,Баутцен шәһәренең,  туганнар каберлегенә күчерәләр.

Бүгенге көндә ул каберлекләр интернет челтәренә кертелгән, карап , чистартылып торганлыгы күренеп тора.

Әбиемнәр картайганчы,  әтиләрен сагынып, юксынып яшәгәннәр. Әбием һәрвакыт: “Кабат сугышлар күрергә язмасын, без кичергән авырлыкларны, балаларым күрмәсен. Дөньялар тыныч булсын, бәндәләрнең каны коелмасын”,- дип тели.



К списку новостей