• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Основная общеобразовательная школа №1» Бавлинского муниципального района РТ/ ТР Баулы муниципаль районы " 1 нче номерлы төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423930, Республика Татарстан, Бавлинский район, г. Бавлы, ул. Чапаева, д. 2а
Телефон: +7(855)-695-75-40
E-Mail: Shkola1.Bavlinskiy@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "ООШ № 1"
Руководитель: Муратов Леонид Сапаргалиевич
Год основания учреждения: 1928
У нас учатся: 260 обучающихся
У нас учат: 20 учителей

Новостной блок

Навруз байрам

Опубликовано: 21.03.2012

Нәүрүз мөбарак булсын!

    Нәүрүз котлы булсын!

    Нәүрүз мөбарак булсын!

1 нче мәктәп алды шундый котлауларга, уен-көлке, шау-гөргә күмелгән иде. Төрки халкының иң күркәм бәйрәме Нәүрүз булса, бу бәйрәмне көтеп алып, зурлап үткәрү мәктәбебезнең матур традициясенә әйләнде. Инде 15 ел мәктәптә Яңа көн бәйрәме үткәрелә. Укучылар бу бәйрәм турында беләләр, аны көтәләр. Март аена керү белән Нәүрүз турында кызыксына башлыйлар.

     Бәйрәмдә башта безнең якларны ташлап китәргә бер дә исәбе булмаган Кыш бабай белән яз кызы Нәүрүзбикә көч сынашты. Кыш бабай никадәр генә хәйләкәр, зирәк булса да, яшьлеккә каршы тора алмады, җиңелде. Үзе әйтмешли, көлкегә калды. Кыш бабайны зурлап озатканнан соң, җыр-бию, уеннар дәвам итте. Капчык киеп, кашыкка йомырка салып йөгерү, чүлмәк вату һәм башка милли уеннар, күп төрле спорт ярышлары – яз белән бергә озак дәвам итте. Күпме уйнап та аруны белми торган балаларга кара каргаларның күчтәнәче – карга боткасы пешеп җитү турында хәбәр килеп иреште. Урамда бергәләп, шаяра-көлә ашаган шул карга боткасыннан да тәмлерәк әйбер дөньяда юктыр!

    Бөйрәм һәр елны үзгә, узган елны кабатламый торган итеп әзерләнә. Укучылар үткәнебезне белсен өчен бу бәйрәм – бик үтемле чара. Ә күпме милли уеннар уйнарга өйрәнә алар, күпме татар халык көйләрен ишетә! Бергә-бергә бәйрәм итү кәефне күтәрә, күңелләргә шатлык өсти. Барчабыз өчен күпме изге теләкләр яңгырый! Алар күңелләрне пакьлаган кебек була.

    Нәүрүз котлы булсын!



К списку новостей