МКУ «Отдел образования Бавлинского муниципального района Республики Татарстан» / МКУ «мәгариф Бүлеге Баулы муниципаль районы Татарстан Республикасы»
Визитная карточка
| Адрес: | 423930, Республика Татарстан, Бавлинский район, г. Бавлы, пл. Победы, д. 5 / 423930, Татарстан Республикасы, Баулы районы, Баулы шәһәре, Җиңү мәйданы, 5 |
| Телефон: | +7(855)-695-44-59 |
| E-Mail: | Rootdel.Bavly@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ "ОО БМР РТ |
| Руководитель: | Ганиева Дарина Зайтуновна |
| Год основания учреждения: | 2011 |
Новости
Туган тел һәм әдәбият укытучыларының “Мастер-класс” бәйгесе.
Опубликовано: 17.02.2016
17 нче февраль көнне һәр ел традицион рәвештә үткәрелеп килгән туган тел һәм әдәбият укытучыларының “Мастер-класс” бәйгесенең муниципаль этабы үтте. Бәйгедә шәһәребезнең 2,3,5,6 нчы санлы мәктәпләреннән, 4нче санлы гимназиядән, Кырым-Сарай, Поповка мәктәпләреннән татар теле һәм әдәбияты укытучылары, Алексеевка мәктәбеннән чуваш теле һәм әдәбияты укытучысы катнаштылар.
Укытучылар визит карточкасы, эссе, мастер-класс бәйгеләрендә көч сынаштылар. Нәтиҗәләр:
1 урын – Габсабирова Р.К., Поповка урта мәктәбе.
2 урын – Шәрәфиева Г.М., 4нче санлы гимназия.
3 урын – Зайдуллина Г.Н., 2нче санлы мәктәп.
“Уен технологияләрен эффектив куллану”номинациясендә – Шатанова Г.С., Крым-Сарай мәктәбе.
“Иң гыйлемле әдәбият укытучысы” номинациясендә – Зиярова Н.Җ., 3нче санлы мәктәп
“Иң яхшы эссе”авторы номинациясендә – Галиева Г.И., 5нче санлы мәктәп
“Өметле киләчәк” номинациясендә Сираҗетдинова Г.В., 6нче санлы мәктәп
«За развитие чувашского языка и сохранение национальной культуры» номинациясендә - Герасимова А.А., Алексеевка мәктәбе.
К списку новостей









