• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Бавлинский
  • Школы
  • МБОУ «Новочутинская основная общеобразовательная школа» Бавлинского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы "Яңа Чүте гомумибелем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомумибелем бирү уреждениесе

МБОУ «Новочутинская основная общеобразовательная школа» Бавлинского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423945, РТ, Бавлинский район, с. Новые Чути, ул. Школьная, дом № 3
Телефон: +7(855)-693-01-22
E-Mail: n-chuti.shkola@yandex.ru. Nctn.Bav@edu.tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Новочутинская ООШ"
Руководитель: Закирова Лилия Мелсовна
Год основания учреждения: 1985
У нас учатся: 12 обучающихся, 7 воспитанников
У нас учат: 10 учителей, 2 воспитателя

новости МБОУ "Новочутинская ООШ"

Туган тел атналыгы

Опубликовано: 22.02.2011

            Елдан-ел аларны төрләндерергә, заманча итеп үткәрергә омтылабыз. төп игътибарны агымдагы елда билгеләп үтелә торган истәлекле даталарга, елның мөһим вакыйгаларына юнәлтәбез. Быел күп чаралар Г.Тукайның 125 еллык юбилеена багышлана. Декабрь аенда татар теле һәм әдәбиятыннан район олимпиадасында катнашып, 4 укучыбыз I урынны яуладылар. Татар теленнән Каһирова Зилә (IX сыйныф), Хисамиева Резидә (X сыйныф), Миңнеәхмәтова Руфинә (XI сыйныф), татар әдәбиятыннан - Гыйззәтуллина Резедә (XI сыйныф). Район күләмендә мәктәп командасы татар теленнән - I, әдәбияттан III урынга лаек булды.

           16 декабрь көнне Г.Тукай шигырьләрен сәнгатьле уку буенча район конкурсында катнаштык. Башлангыч сыйныфлар арасында IV сыйныф укучысы Мәҗитов Илнар - III (укытучысы Миргалимова Д.Н.), V-VIII сыйныфлардан Идиятуллина Әдилә (VI сыйныф) - IIын (укытучысы Әхәтова Ф.Б.), югары сыйныфлар арасында Гатина Альбина (IX сыйныф) - II урынга (укытучысы Җамалиева Г.Н.) лаек булдылар.

          Февраль аеның беренче атнасы шулай ук "Тукай атналыгы" буларак билгеләп үтелде. 2 укучыбыз: Каһирова Зилә  (IX сыйныф), Миңнеәхмәтова Руфинә (XI сыйныф) татар теленнән республика олимпиадасында катнашып, яхшы гына нәтиҗәләргә ирештеләр.  Гыйззәтуллина Резедә (XI сыйныф) татар әдәбиятыннан республика олимпиадасында җиңү яулап, диплом белән бүләкләнде, ә аны әзерләгән укытучысы Әхәтова Ф.Б. Татарстан республикасы Мәгариф һәм фән министры грамотасына лаек булды.

         Мәктәп күләмендә, Тукай әкиятләренә нигезләнеп, "Шүрәленеә күр әле" дигән әкият-тамаша күрсәтелде. Укучылар костюмнарны, декорацияләрне үзләре эшләде. Әкият-тамаша бик эчтәлекле, тәрбияви булды. Укучылар үз рольләрен бик оста башкардылар.

         Шулай ук бу атна барышында Тукай әсәрләренә иллюстрацияләр ясау конкурсы да узды. Укучылар бик актив катнашты. Иң яхшы эшләргә нәтиҗә ясалып, район конкурсына җибәреләчәк.

         Бу атна барышында бер төркем укучыларыбыз кышкы туризм буенча республика ярышларында катнашып кайттылар. Анда да Тукай иҗаты буенча үткәрелгән конкурста I урынны яуладылар.


Источник: Әхәтова Ф.Б.

К списку новостей