Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кзыл-Ярская средняя общеобразовательная школа имени Ф.Г.Яруллина» Бавлинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы «Ф.Г.Яруллин исемендәге Кызылъяр урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423940, Республика Татарстан, Бавлинский район, с.Кзыл-Яр, переулок Кирова д.19б |
| Телефон: | +7(855)-693-31-13 |
| E-Mail: | Shkola.kzyl-yarskaya@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кзыл-Ярская СОШ им. Ф.Г.Яруллина" БМР РТ |
| Руководитель: | Аминова Альбина Альбертовна |
| Год основания учреждения: | 1981 |
| У нас учатся: | 142 обучающихся |
| У нас учат: | 17 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кзыл-Ярская средняя общеобразовательная школа имени Ф.Г.Яруллина» Бавлинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы «Ф.Г.Яруллин исемендәге Кызылъяр урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 ( 93 ) 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
КНИТУ вәкилләре белән очрашу 17.10.2014

Бүген 11 нче сыйныф укучылары Баулы шәһәренең 6 нчы мәктәбенә КНИТУ вәкилләре белән очрашуга бардылар.
-
Эш белән тәэмин итү үзәге 14.10.2014

Бүген мәктәбебезгә Баулы шәһәренең Эш белән тэмин итү үзәге вәкилләре килде. 9,11 нче сыйныф укучылары, профориентация юнәлешендәге тест үтеп, киләчәктә үзләренә нинди һөнәр сайларга кирәклеген ачыкладылар.
-
Уңыш бәйрәме 10.10.2014

Бүген 2-7 нче сыйныф укучылары өчен мәктәптә "Уңыш бәйрәме"узды. Башлангыч сыйныф укучылары, үзләренең вожатыйлары- урта сыйныф укучылары белән командаларга берләшеп, төрле бәйгеләрдә көч сынаштылар. Нәтиҗәдә: 2,6 нчы сыйныф укучылары-I урын, 3,7 нче сыйныф укучылары -II урын, 4,5 нче сыйныф укучылары-III урыннарга лаек булдылар. Бәйрәмне әзерләүгә һәм үткәрүгә зур көч куйган 8 нче сыйныф укучыларына зур рәхмәтебезне белдерәбез!
-
Көзге сувенирлар 10.10.2014

"Уңыш бәйрәме" уңаеннан мәктәптә "Көзге сувенирлар" бәйгесе үтте. Анда Габдрахманова Азалия(3нче сыйныф),Гуссамов Ридаль(3 нче сыйныф),Нурутдинова Айгизә(2 нче сыйныф) җиңүче дип табылды, ә Низамова Ралина(4нче сыйныф), Сунгатуллина Азалия (3нче сыйныф), Галимуллина Рәзинәләрнең(2нче сыйныф) эшләре призлы урынга лаек булды. Молодцы, укучылар!
-
"Шәфкатьлелек" үзәгеннән кунаклар 09.10.2014

Бүген мәктәбебезгә Баулы шәһәренең "Шәфкатьлелек" үзәгеннән кунаклар килде . Алар 8,9,10,11 нче сыйныф укучылары өчен сыйныф сәгатьләре үткәрделәр.
-
Үзидарә көне 03.10.2014

Укытучылар көне уңаеннан бүген мәктәптә Үзидарә көне булды. Өлкән сыйныф укучылары үзләрен укытучылар ролендә сынап карадылар. Хәтта директор , тәрбия , укыту , хуҗалык эшләре буенча урынбасарлар да укучыларның үзләре арасыннан сайланган иде. Һәркем үз вазыйфасына бик җитди карады һәм мәктәптәге тәртипне ныклы контрольдә тотты. Бу көнне бердәнбер тәртипсез 12 сыйныф - укытучылар сыйныфы артык шаулаша башласа: "Укучылар", бик каты шаулашасыз, дәресләр бара бит",- дип, кисәтү ясарга да онытмадылар.
Бу көн чын бәйрәм төсен алды. Укытучыларга укучы булу, ә укучыларга, үзләрен укытучылар ролендә тотып, бөтен йөкләмәне үз өсләренә алу бик ошады. Бәйрәм белән Сезне, хөрмәтле укытучылар!
-
Укытучылар көне 03.10.2014

Укытучылар көне уңаеннан бүген мәктәптә Бәйрәм концерты узды. Ул укучыларның үз көче белән әзерләнгән иде. Укучылар укытучыларына багышлап җырладылар, биеделәр, фокуслар күрсәттеләр. Соңыннан, егетләр чыгып, укытучыларга чәчәк бәйләмнәре бүләк итте.
Укытучыларны бәйрәм белән котларга, бу көнне авылыбызның Мәдәният йорты хезмәткәрләре дә килгән иде. Алар укытучыларга үзләре алып килгән концерт номерларын бүләк иттеләр.
Авлыбызның Җирле үзидарә советы рәисе Эльвира Әнәс кызы шулай ук укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады Һәм, һәрвакыт ярдәм итергә әзер торганнары өчен , рәхмәт сүзләрен җиткерде.
-
Өлкәннәр көне 01.10.2014

Бүген авылыбыз Мәдәният йортында Җирле үзидарә, Ветераннар советы һәм мәктәп коллективы берлегендә әзерләнгән Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм тантанасы үтте.
-
Өлкәннәр көне 01.10.2014

Өлкәннәр көне уңаеннан укучылар Уба авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Камалтдинов Фәрәзетдин абыйны бәйрәм белән котладылар.
-
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәресләре 26.09.2014

Бүген мәктәптә Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәресләре үтте. Укучылар анда юл кагыйдәләрен кабатладылар, төрле биремнәр үтәделәр, шул темага кагылышлы фильмнар карадылар.











