Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия № 4" Бавлинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районының МБГБУ "4нче номерлы гимназия"
Визитная карточка
| Адрес: | 423930, РТ, Бавлинский район, г. Бавлы, ул. Горюнова, д. 2 Б |
| Телефон: | +7(855)-695-54-21 |
| E-Mail: | Gimnaziya4.Bavlinski@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия № 4" |
| Руководитель: | Ахметзянова Эльвера Ильдусовна |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 119 учащихся |
| У нас учат: | 22 учителя |
Гимназия сулышы
"Оста куллар" түгәрәгенә рәхим итегез!
Опубликовано: 25.09.2014Яшь буынга белем һәм тәрбия бирү, кул эшләренә өйрәтү, гореф-гадәтләрне белү, аларны саклау буенча тиешле төшенчәләрне аңлату – укытучыга тапшырылган әманәттәй изге бурыч ул. Үзебездә булган белемне, тәүфыйк һәм иманны балаларга бирү укытучының – төп максаты. Бүгенге көндә эшне курыкмыйча, дөрес башкарырга, оештырырга бар осталыгын бирә хезмәт укытучысы Гөлнара Рәшит кызы. “Оста куллар” түгәрәге – кызларның көтеп алган, иң яраткан сәгатьләре.
Татар халкы элек-электән үзенең үзенчәлекле кул эшләре, гореф-гадәтләре белән аерылып торган. Үз кулларың белән бәйләгән свитер, кофта, күлмәк, итәк кигән балаларыңны күрү күңелгә зур сөенеч, куаныч бирә, горурлыгыңны арттыра. Аларны бәйләгәндә, теккәндә, чиккәндә син җан җылыңны биреп, һәр җөе саен яхшы теләкләр тели-тели, чын куаныч белән эшлисең. Менә шушы һөнәрләребезне оныттырмаска, аларга карата хөрмәт белән карарга, гореф-гадәтләрне яратырга өйрәтә. Беренче чиратта бу эшләр балаларга зәвыклылык, эштә төгәллек, хезмәт сөючәнлек, матурлыкны, тирә-як белән гармониялелекне тәрбияли һәм тоя белергә өйрәтә. Түгәрәкләргә рәхим итегез!
К списку новостей















