Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия № 4" Бавлинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районының МБГБУ "4нче номерлы гимназия"
Визитная карточка
| Адрес: | 423930, РТ, Бавлинский район, г. Бавлы, ул. Горюнова, д. 2 Б |
| Телефон: | +7(855)-695-54-21 |
| E-Mail: | Gimnaziya4.Bavlinski@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия № 4" |
| Руководитель: | Ахметзянова Эльвера Ильдусовна |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 119 учащихся |
| У нас учат: | 22 учителя |
Гимназия сулышы
Язгы каникуллар башланды!
Опубликовано: 24.03.2018
Каникуллар ул, әлбәттә, көтеп алынган һәм бик рәхәт чак. Укудан ял итеп, дусларың белән рәхәтләнеп уйный аласың. Шушы ял вакыты чыннан да ял булып истә калсын дисәк, юлларда йөрү кагыйдәләре турында онытмаска кирәк.
Иң мөһиме – ул игътибарлылык һәм саклык. Юл-транспорт һәлакәтенә юлыкмас өчен юлны бары тик җәяүлеләр чыгу урыннарыннан гына чыгарга кирәк. Юлы аркылы чыкканда исә йөгермәскә, игътибарны чит сөйләшүләргә, тирә-юньдәге биналарга юнәлтмәскә кирәк.
Киемнәрдә, мәктәп сумкаларында яктылык кайтара торган элементлар булырга тиеш. Ул сезнең килүне караңгы вакытта машина йөртүчеләренә ерактан ук белгертеп торачак.
Машинада йөргәндә 12 яшькәчә булган балалар махсус автокреслоларда утырырга тиешләр. 12 яшьтән соң исә куркынычсызлык каешларын эләктереп йөрергә кирәк.
Шушы гади кагыйдәләр сезнең сәламәтлегегезне, гомерегезне саклап калырга булышыр.
Каникулыгыз хәвеф-хәтәрсез һәм күңелле узсын!
К списку новостей















