Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия № 4" Бавлинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районының МБГБУ "4нче номерлы гимназия"
Визитная карточка
Адрес: | 423930, РТ, Бавлинский район, г. Бавлы, ул. Горюнова, д. 2 Б |
Телефон: | +7(855)-695-54-21 |
E-Mail: | tatgimnaziya4@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Гимназия № 4" |
Руководитель: | Ахметзянова Эльвера Ильдусовна |
Год основания учреждения: | 1992 |
У нас учатся: | 119 учащихся |
У нас учат: | 22 учителя |
Гимназия сулышы
Район күләмендә уздырылган "Әнием- кадерлем" дип аталган чара.
Опубликовано: 25.11.2016
Безнең гимназия район куләмендә әзерләп “Әнием- калдерлем” дигән бик матур чара уздырды. Конкурста татар мәктәпләреннән 6 конкурсант катнашты: Татар Кандызы урта мәктәбеннән әни- Самигуллина Илсияр Илтизар кызы улы белән, Татар Томбарлы мәктәбеннән әни- Минязева Илмира Дакирьян кызы улы белән, Кызыл Яр урта мәктәбеннән әни- Идиатуллина Элнара Расих кызы кызы белән, әни- Низамова Лейсән Илгиз кызы кызы белән, Шалты мәктәбеннән әни- Кашапова Ләләгүл Халит кызы улы һәм кызлары белән, Гимназиябездән әни- Вәлитова Гүзәл Айрат кызы улы һәм кызлары белән.
Алар «Минем әни- иң….” дигән презентация, «Иң уңган хуҗабикә»- татар халык ашларын яклау, әниләрнең мавыгуларын(хобби) тәкъдим итү, музыкаль номер- гаилә чыгышы исемле конкурс төрләрендә катнаштылар.
Конкурсантларны компетентлы жюри бәяләде- районыбызның Татар конгрессы җитәкчесе Шараева Рәзинә Закиржан кызы һәм татар халык театры режиссеры Фахриев Миргалиян Миргазиян улы.
Урыннар болай билгеләнде- 1 нче урын Татар Кандызы урта мәктәбеннән әни- Самигуллина Илсияр Илтизар кызы улы белән, “ Иң уңган хужабикә” номинациясендә Татар Томбарлы мәктәбеннән әни- Минязева Илмира Дакирьян кызы улы белән, “Иң оригиналь бүләкләр әзерләүче” номинациясендә Кызыл Яр урта мәктәбеннән әни- Идиатуллина Элнара Расих кызы кызы белән, “Иң күңелле гаилә” номинациясендә Шалты мәктәбеннән әни- Кашапова Ләләгүл Халит кызы улы һәм кызлары белән, “Иң музыкаль гаилә” номинациясендә Гимназиябездән әни- Вәлитова Гүзәл Айрат кызы улы һәм кызлары белән, “ Иң милли төсмерләрне саклаучы гаилә” номинациясендә- Кызыл Яр урта мәктәбеннән әни- Низамова Лейсән Илгиз кызы кызы белән җиңү яуладылар. Бәйрәм бердәм фото һәм чәй өстәле белән тәмамланды.
К списку новостей