• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия № 4" Бавлинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районының МБГБУ "4нче номерлы гимназия"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423930, РТ, Бавлинский район, г. Бавлы, ул. Горюнова, д. 2 Б
Телефон: +7(855)-695-54-21
E-Mail: tatgimnaziya4@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Гимназия № 4"
Руководитель: Ахметзянова Эльвера Ильдусовна
Год основания учреждения: 1992
У нас учатся: 119 учащихся
У нас учат: 22 учителя

Гимназия сулышы

Өстәмә инструктажлар.

Опубликовано: 23.06.2016

Эссе  көннәрдә кеше әлсерәвен басар өчен суга  керергә  тырыша. Әмма тирән елга-күлләрдә  коену еш  кына фаҗига белән  төгәлләнә. Шул очрактан җәйге ял көннәренә карамастан гимназия укучылары , укытучылары һәм ата-аналары белән өстәмә инструктажлар уздырылды.
Бу хәллләр һәр кешене ,  коткаручыларны да борчуга  сала. Өстәмә инструктажларда суда, елга буйларында үзеңне ничек тотарга  кирәклеге, су керергә барганда олылар белән генә барырга, бере- береңә күз колак булып торырга икәнлеге әйтелеп  үтте. Ата- аналарга җәйге каникулларда балалары өчен үзләре җавап бирергә тиешлеге турында да искә төшерелде.
Әлбәттә, яхшы йөзә белү – иминлекне төп шарты.  Әмма онытмагыз, менә дигән шәп йөзүче кеше дә саклык чаралары турында һәрчак истә тотарга, суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәргә тиеш.
Махсус билгеләнгән урыннарда коену яхшырак та, куркынычсызрак та, әлбәттә. Походта булсагыз, коеныр өчен суның чиста, төбе тигез булып күренеп торган комлы, яисә вак ташлы урынны сайларга кирәк. Тирәнлеге 2 метрдан артмасын, агымы да көчле булмасын. Су температурасы 17-19 градустан ким булмаска тиеш, суда 20 минуттан артык торырга ярамый. Ялгыз гына коенмагыз, эчкә үк йөзеп кермәгез – хәлегез бетүе ихтимал.
Коенганда тәнегезне көзән җыера башлаганын сизсәгез, тиз генә судан чыгыгыз. Тирән җирдә икәнсез, йөзү стилен үзгәртеп карагыз: чалкан ятып йөзегез.
Су үсемнәргә буталасыз икән, чәбәлән­мәгез, тиз генә чалкан әйләнеп, салмак кына хәрәкәт итеп, үзегез йөзеп килгән якка чыгарга тырышыгыз.
Таныш булмаган урында коенганда баш белән суга чумарга ярамый. Сай җиргә эләгеп, агач тамыры, яисә ботагына, башка каты нәрсәгә бәрелеп, арка-муен умырткасын сындыру, баш бәрелеп, аңны югалту ихтималы бар. Яшеллек баскан текә яр астында коенырга да киңәш ителми. Агач-куакларның су астында тырпаеп торган тамырлары бик хәтәр. Су төбенең ләмле баткак булуы да йөзә белмәүчеләр өчен гаять куркыныч.
Сак булыйк! Су буйларында гади генә кагыйдәләрне истән чыгармыйча, тие­шен­чә үтәсәгез, ялыгыз фаҗигасез узар.
 


К списку новостей