• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия № 4" Бавлинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районының МБГБУ "4нче номерлы гимназия"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423930, РТ, Бавлинский район, г. Бавлы, ул. Горюнова, д. 2 Б
Телефон: +7(855)-695-54-21
E-Mail: tatgimnaziya4@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Гимназия № 4"
Руководитель: Ахметзянова Эльвера Ильдусовна
Год основания учреждения: 1992
У нас учатся: 119 учащихся
У нас учат: 22 учителя

Гимназия сулышы

Кисәтү- Әкрен!!! Талпаннар!!!

Опубликовано: 29.04.2016

Язгы җылы көннәр җитүгә, күңел табигать киңлегенә ашкына, язгы урманның хуш исе үзенә тарта башлый. Тик бар дөнья матурлыгы белән хозурлану шатлыгын талпан кадалу куркынычы бозарга мөмкин, чөнки бу бөҗәкләр тешләвенең гаять куркыныч чир чыганагы булып торуы бик ихтимал.
Талпаннар үз корбаннарын куак яфракларында, юл читендәге үләннәрдә сагалап торалар, шуңа да урман юлыннан барганда уртаданрак йөрергә тырышыгыз. Ял итәргә тукталган урыныгызның да ачык җирдә, агач-куаклардан, биек булып үскән үлән-куралардан читтәрәк булуы хәерле.
Талпан кадалган очракта ни эшләргә соң? Энцефалит йоктырудан саклануның иң ышанычлы ысулы – вакцинация. Ә инде талпан кадала калса, башта аны тиз арада тартып чыгару; тыгыз капкачлы савытка салып, тикшеренү үзәгенә анализга алып бару; аннары анализ нәтиҗәләре белән табибка күренү зарур.
Ә инде эш талпан кадалуга ук барып җитмәсен дисәгез, урманга, басуга чыкканда җиңнәре тыгыз томалана торган озын күлмәк кию, чалбар балакларын талпан эчкә үтеп кермәслек итеп, оекбаш, итек эченә тыгып кую, башка да яулык бәйләп, яисә башлык киеп кую яхшы. Киемнәргә талпаннарны үтерә торган акарицид препаратлар сиптерергә дә була.


К списку новостей