Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад № 9 "Алёнка" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423930, Республика Татарстан, Бавлинский район, г. Бавлы, ул. Пионерская, д. 8 |
| Телефон: | +7(855)-695-35-10 |
| E-Mail: | Det.sad9.Bav@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад № 9 "Алёнка" |
| Руководитель: | Зверева Регина Сагировна |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 138 воспитанников ( иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 14 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад № 9 "Алёнка" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 ( 78 ) 79 80 >>
-
Мероприятие "Внимание - дети!" 20.08.2018

В Бавлах пройдет мероприятие "Внимание - дети!"
С целью профилактики детского дорожно-транспортного травматизма, восстановления навыков безопасного поведения детей и подростков на дорогах Бавлинского района, с 20 августа по 9 сентября 2018 года пройдёт профилактическое мероприятие "Внимание-дети!.
В данный период совместно с отделом образования Бавлинского района, родительскими комитетами будут проводиться совместные мероприятия, направленные на повышение знаний Правил дорожного движения детей и подростков.
Баулыда 2018 нче елның 20 августыннан 9 сентябрьгә кадәрге чорда "Игътибар - балалар!" профилактик чара узачак. Ата-аналар комитетлары, район мәгариф бүлеге белән бергәләп юл йөрү кагыйдәләре буенча төрле чараларда катнаша алалар.
-
Профилактика гриппа и ОРВИ 13.08.2018
Грипп – коварное заболевание, причиной которого является вирус. Передается по воздуху и при контакте с больным человеком, поражая в основном органы дыхания и иммунную систему. Заболеванию наиболее подвержены дети и пожилые люди в возрасте старше 60 лет, беременные женщины, лица с ослабленным здоровьем и сниженным иммунитетом.Грипп – һәркем йоктырырга мөмкин кискен йогышлы авыру. Аны кешенең борынына һәм тамагына эләккән вирус китереп чыгара. Ютәлләүче, төчкерүче авыру кеше инфекция чыганагы булып тора. Аеруча беренче 3-4 көндә авыручыда башкаларга чирне йоктыру хәвефе көчле. Гриппның инкубацион вакыты берничә сәгатьтән 3-4 тәүлеккә кадәр күзәтелергә мөмкин.
Авыру кискен башлана. Өшү, калтырау, баш авырту (аеруча маңгай һәм чигәләр), югары температура, куллар-аяклар, сөякләр, күзләр авырту, утка туры карап булмау күзәтелә. Көчле интоксикациядә баш әйләнү, һуштан язу, аппетит булмау, укшыту, косу, борыннан кан килү булырга мөмкин. Беренче тәүлектә тамакның кибүе, әрнеп торуы, борынның тыгылуы хас. Икенче-өченче көннәргә коры ютәл, күкрәктә авырту тойгысы, бераз томау башлана
Балаларда:
* Еш, яки авырлык белән тын алу.
* Тиренең соры, яки зәңгәрсуга әйләнүе.
* Тиешенчә эчемлекләр кабул итүдән баш тарту.
* Көчле һәм туктамыйча косу.
* Уянырга теләмәү, яки активлык бетү.
* Баланың кулга алудан кискен карышуы.
* Грипп билгеләренең беразга кимүе, ә соңрак көчле температура һәм көчәйгән ютәл белән кире килеп чыгуы.
Әлеге билгеләр күзәтелсә кичекмәстән медицина ярдәме кирәк!
Грипптан ничек сакланырга? Авырудан өч профилатика чарасы бар: вакцина ярдәмендә (специфик профилактика), химиопрофилактика (табиб кушкан вируска каршы чаралар) һәм шәхси гигиена чараларын үтәү (специфик булмаган профилактика). Соңгысына түбәндәгеләр керә:
* Авырулар белән бәйләнештә булмаска тырышырга.
* Аларга якын килгән очракта битлек кияргә.
* Кулларны сабын, антибактериаль чаралар белән юарга.
* Төчкергәндә һәм ютәл-ләгәндә авыз-борынны капларга.
* Кеше күп җыела торган урыннарда булмаска.
* Бинаны еш җилләтеп торырга.
* Юылмаган куллар белән күзләргә, борынга, авызга тимәскә.
* Сәламәт тормыш рәвеше алып барырга: тиешенчә йокларга, саф һавада булырга, дөрес тукланырга.
Вакцинация үзенчәлекләре:
Прививканы грипп сезоны башланганчы ясатырга кирәк. Иммунлаштыру ел саен сентябрь-ноябрь айларында үткәрелә. Вакцинадан соң да чирләп китү хәвефе бар, ләкин авыру җиңелрәк үтәчәк.
-
Оформи компенсацию за детский сад! 13.08.2018

Уважаемые родители! Вы можете оформить компенсацию за детский сад. Подробнее Вы можете прочитать об этом в рубрике "Родителям о важном"
Кадерле ата-аналар! Балалар бакчасына түләү шартлары белән Сез "Ата-аналарга" рубрикасында таныша аласыз.Рәхим итегез!!!
-
Вакцинация детей 10.08.2018
По данным Европейского регионального бюро Всемирной организации здравоохранения, плановая иммунизация против полиомиелита, столбняка, дифтерии, коклюша, кори и эпидемического паротита («свинки») ежегодно спасает жизнь и здоровье 3 миллионам детей в мире. А с помощью новых вакцин, которые будут разработаны в ближайшие 5-10 лет, можно будет предотвратить гибель ещё 8 миллионов детей в год.Прививкаларны йогышлы авыруларга (инфекцияләргә) каршы ясыйлар, ләкин бөтенесенә дә түгел, бары тик куркыныч, тиз тарала торган һәм өзлегү, хәтта үлемгә китерә торган инфекцияләргә каршы гына. Балаларга беренче чиратта еш очрый торган йогышлы авыруларга каршы прививка ясыйлар. Бума ютәл (коклюш), дифтерия, кызылча (краснуха), кызамык, паротит эпидемиясе, полиомиелит һәм шулай ук зурлар арасында еш очрый торган туберкулез, гепатит вирусы, столбняк, грипп авыруларына каршы да үткәрәләр.
Прививкалар ясауның төп максаты - иммунитет (яки авыруга бирешмәүчәнлек) булдыру. Прививка ясау нәтиҗәсендә организмда авыруларга каршы ак кан тәнчекләре ясала. Алар организмга кергән микробларны юк итәләр яисә көчсезләндерәләр. Хәзерге вакытта төрле авырулары булган балаларга ясый торган яңа төр вакциналар чыгарылды.
Күп кенә әти-әни уйларга мөмкин, мин баланы чыныктырам, төрле витаминнар бирәм. Шуның белән авыру минем баланы читләтеп үтәр дип, бәлки шулай булыр да, ләкин бу бернәрсәне дә расламый, бары тик аларга бәхет елмайган, алар авыру кешеләр белән очрашмаган (бәлки бу прививка алган кешеләр аркасындадыр?).
Әгәр әйләнә-тирәдә прививкалар ясатмаган балалар күбәеп китсә, авыру белән очрашу бу бала өчен бик начар тәмамланырга мөмкин. Шуңа күрә балага прививка ясатмау турында кәгазьгә кул куйганчы, һәрбер әти-әни шуны онытмаска тиеш: авыруны булдырмау, дәвалауга караганда җиңелрәк. Без һәрберебезгә дә балаларыбызның таза-сау булып үсүләрен телибез. Моның өчен безгә көчтән килгәнчә тырышырга кирәк. -
"Лиса и Кот" 18.07.2018

Театр кукол "Алина" пригласила нас сегодня посмотреть музыкальную сказку под названием "Лиса и Кот" с большими куклами. Было очень интересно.
Бакчабызга курчак театры "Төлке һәм Песи" исемле музыкаль әкият алып килде. Тамаша бик күңелле булды.
-
С днем семьи! 08.07.2018
Слова «семья, любовь и верность»
Огромный смысл в себе несут.
Там, где семья, — всегда есть нежность,
Там, где любовь, — всегда нас ждут,
А там, где верность, — доверяют
Без лишних и ненужных фраз.
Пусть эти чувства процветают
И счастьем окружают нас!Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә бакчабыздагы хезмәткәрләрнең һәрберсенә, ата-аналарга тигезлек, тынычлык, муллык, сәламәтлек, бәхет һәм мәхәббәт телибез. Балалар безне һәрчак шатландырсын, безнең горурлыгыбыз булсын! Илләр имин, гаиләләр нык булсын!
-
Родительское собрание "Будем знакомы" 27.06.2018

27 июня состоялось родительское собрание для вновь принятых детей. Были приглашены специалист из социальной защиты и психолог.
Бакчага яңа килүче кечкенә балаларның ата-аналары белән җыелыш узды.Анда балалар психологы чакырылды.
-
Сабантуй в детском саду. 25.06.2018

Сегодня в нашем детском саду прошел традиционный праздник Сабантуй. Дети читали стихи, играли в игры, танцевали.
Бүген бездә Сабантуй!
Эшләреңнен барын куй,
Тизрәк килегез безгә,
Сабантуй бүген бездә!!
Бакчабызда күңелле Сабунтуй бәйрәме узды. Балалар шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, төрле кызыклы уеннар, ярышлар узды. Бәйрәмебез бик кызык узды.
-
Мы играем в футбол! 19.06.2018

Рәсәйдә футбол буенча чемпионат узуга багышлап бүген бездә балалар белән шәһәребез стадионына футбол уйнарга бардык. Без- Рәсәй футболчыларына җанатарлар, аларга җиңү телибез!!!
-
Сабантуй-2018!!! 16.06.2018

Сабантуй бәйрәме − татар халкының иң олы бәйрәмнәренең берсе. Ул − хезмәт һәм дуслык бәйрәме. Татар халкының сагынып көтеп алынган Сабантуй бәйрәме борынгы һәм яңа бәйрәм, халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, җырлары һәм биюләре бергә кушылган хезмәт бәйрәме. Барчагызныда Сабантуй белән чын күңелдән тәбриклибез!!!
Поздравляем Всех с татарским народным праздником «Сабантуй»! От души желаем всем вам, дорогие друзья, крепкого здоровья, счастья, мира и благополучия! Пусть неповторимый дух Сабантуя надолго зарядит всех нас радостью, волей к победе и жизненным оптимизмом!






