• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад № 4 "Ромашка" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423930, Республика Татарстан, Бавлинский район, г. Бавлы, ул. Гоголя, д. 17
Телефон: +7(855)-695-62-56;+7(855)-695-62-56
E-Mail: Ds4.bav@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ «Детский сад № 4 «Ромашка»
Руководитель: Расторгуева Наталия Николаевна
Год основания учреждения: 1968
У нас учатся: 113 воспитанников
У нас учат: 13 педагогов

Гаиләдә тәрбия алымнары

Гаиләнең төп бурычы – балалар тәрбияләү. Һәркем баласын итагатьле, эш сөючән, белемле, кешелекле, ихтирамлы итеп тәрбияләргә тели. Әмма теләк белән чынбарлык арасы күк белән җир арасы кебек булырга мөмкин. Шул ук вакытта тиешле тәрбия алмаган кеше гомер буе бәхетсез булачак, димәк, ата-анасын да бәхетсез итәчәк. Баланың шәхес булып формалашуы, иң беренче чиратта, тәрбиягә бәйләнгән. Билгеле ки, төп тәрбиячеләр – ата-ана. Һәм, әйткәнебезчә, һәркем үз баласын – күз нурын иң яхшы, иң тәрбияле итеп күз алдына китерергә өметләнә. Ләкин һәркем “иң яхшы”ны үзенчә аңлый. Бу да гаҗәп түгел: һәркемнең дөньяга үз карашы, уйлары, теләкләре була. Шулай да, без һәммәбез дә җәмгыять әгъзалары, димәк, шәхеснең үз-үзен тотышы җәмгыятьнең әхлак нормаларына туры килергә тиеш. Бу – иң төп таләп.

Гаиләдә бала тәрбияләү алымнарына тукталганчы, гаилә башлыкларына, гомумән, өлкәннәр алдына куелган минималь таләпләрне искә төшереп үтәсе килә. Болар: ир белән хатынның үзара дус, аңлашып яшәве; балаларның яшь үзенчәлекләрен истә тотып аларга уртак, бердәм таләпләр кую һәм шуларның үтәлешенә ирешү; сүзнең эштән аерылмавы.

Тәрбия алымнарын берничә төркемгә бүлеп карарга мөмкин.

1.      Ата-ана үрнәге. Халыкта: “Анасына карап – кызын коч, атасына

карап – улын сөй”, - дигән әйтем бар. Моның мәгънәсе тирән: кеше гаиләдә нинди тәрбия алса, тормышта да шулай булачак.

           2. Инандыру алымы да зур әһәмияткә ия. Монда сүз баланы теге яки бу нәрсәгә ышандыру турында бара. Гадәттә, кече яшьтәге балалар ата-ана сүзенә колак сала. Әмма бер шарты бар: алар бала һәм башка кешеләр алдында абруйлы булырга тиеш. Тик шуны да онытмыйк: балалар туктаусыз “акыл сатуларны” һич тә кабул итмиләр. Теге яки бу мәсьәләгә үзеңнең мөнәсәбәтеңне читләтеп әйтү отышлырак була. Моның өчен матур әдәбиятны, мультфильмнарны, балалар өчен киноларны һәм телетапшыруларны файдаланырга мөмкин. Ләкин һәрнәрсәнең чамасы булырга тиеш...

            3. Тәрбия методы буларак, балага ышаныч күрсәтүнең дә уңай нәтиҗә бирүен онытмака кирәк. Мәсәлән, яшенә карап, теге яки бу эшне тапшыру урынлы булачак. Бәлки, ул башта ышанычны тулысынча аклап та бетерә алмас. Ләкин шулай булса да, баланы йомшак кына дөресләргә, үз-үзенә ышанычын үстерергә кирәк. Кече яшьтәге балаларга уенчык почмагында тәртип ясарга, гөлләргә су сибәргә, өстәл сервировкасын, йорт җәнлекләрен, балыкларны ашатуны һәм башкаларны йөкләргә була.

            Әлбәттә, гаиләдәге тәрбия алымнары югарыда әйтелгәннәр белән генә чикләнми. Ләкин алар аеруча еш кулланганга, шулар хакында киңрәк сөйләргә  булдык. Кайбер гаиләләрнең үз тәрбия алымнары булырга мөмкин. Ләкин кычкыру, куркыту методы иң нәтиҗәсезе булып тора. Мондый тәрбия нәтиҗәсендә бары кире эффект кына килеп чыгарга мөмкин. Гадәттә, “тал чыбыгы  ашап үсүчеләр” кансыз, куркак, икейөзле булып формалашалар. Ата-ананы хөрмәт итмиләр. Зурлар үзләренең балачагын истә тотсалар, бервакытта да педагогикадан ерак торган тәрбия алымнарын кулланмаслар иде. Аң булыйк: бала – хисле җан иясе, шуңа күрә балачактагы вакыйгаларны бер дә онытмый. Өлкәннәрнең җәберләве сабый күңелендә бик озакка кала.

            Шулай итеп, тәрбияле, әхлаклы, ата-анасына, башка кешеләргә хөрмәт белән караучы бала тәрбиләү -  һәрбер гаиләнең алда торган максаты. Шушы максатка ирешү өчен һәр гаилә үз тәрбия алымнарын уйлап сайларга, шуларга таянырга тиеш.