Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тюнтерская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 422242, Россия, РТ, Балтасинский район, с.Тюнтер, ул. Советская, д. 23 |
Телефон: | +7(843)-683-01-12 |
E-Mail: | tyuntar@yandex.ru; stun.blt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ"Тюнтерская СОШ" |
Руководитель: | Гарифуллин Расиль Габдуллович |
Год основания учреждения: | 1982 |
У нас учатся: | 60 учащихся,15 воспитанников/60 укучы, 15 тәрбияләнүче |
У нас учат: | 22 учителей, 4 воспитателя/22 укытучы 4 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тюнтерская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 91 ( 92 ) 93 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
Шигырь бәйрәме 29.04.2017
Районыбызда Габдулла Тукай туган көнгә шигырь бәйрәме үткәрелде. Әлеге бәйрәмдә безнең мәктәп укучылары да катнашты. Алар Сосна-Пүчинкәсе авылында үткән бәйрәмдә һәм Казаннан килгән шагыйрьләр, язучылар белән очрашуда катнаштылар.
-
“Батырлык ункөнлеге” 28.04.2017
Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан мәктәптә “Батырлык ункөнлеге” игълан ителде һәм план нигезендә төрле чаралар үткәрелә. Тарих укытучысы Габдрахманова И.Б. укучылар белән “Батырларның даны мәңгелек” дигән темага чара үткәрде. Әлеге чарада укучылар районыбызның батырлары турында мәгълумат алдылар.
-
Туган тел айлыгы 27.04.2017
Татар теле укытучысы Нәкыйпова Л.М. “Туган тел” айлыгын йомгаклап, 6-11 сыйныф укучылары арасында “Тамчы-шоу” интеллектуаль уенын үткәрде. Әлеге уенда укучылар туган тел буенча сорауларга җаваплар бирделәр, сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр, кызыклы биремнәр үтәделәр.
-
ТИН фәненнән ачык дәрес 27.04.2017
ТИН укытучысы Гарифуллин Р.Х. 10-11 сыйныф укучылары белән ачык дәрес үткәрде. Әлеге дәрестә укучылар пожар куркынычсызлыг турында сөйләштеләр, практик эшләр башкардылар.
-
Туган тел айлыгы 26.04.2017
<span times="" new="" roman',="" serif;="" font-size:="" 13pt;="" line-height:="" 107%;"="">6 сыйныф укучылары Г.Тукай әкиятенә нигезләнеп язылган “Кәҗә белән сарык” әкиятен сәхнәләштереп, мәктәп укучыларына тәкъдим иттеләр.
-
Язгы өмә 26.04.2017
Язгы өмә
Мәктәп коллективы бердәм һәм актив рәвештә язгы өмәдә катнашты. Мәктәп тирәсе һәм бакчалар җыештырылды. Бар табигать чистарып калды.
-
«Гаилә белән укыйбыз” акциясе 25.04.2017
«Гаилә белән укыйбыз” акциясе “Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы” кысаларындә мәктәптә “Гаилә белән укыйбыз” дип исемләнгән акция үтте. Әлеге акциягә күп кенә гаиләләр кушылды.
-
“ЭКОЯЗ” 25.04.2017
“ЭКОЯЗ”
“ЭКОЯЗ” исеме астында үткән айлыкта мәктәбебез коллективы актив рәвештә катнашты. Сыйныфларда экологик дәресләр һәм табигатьне саклауга багышланган башка төрле чаралар үткәрелде.
-
Экологик дәрес 22.04.2017
Экологик дәрес
Биология укытучылары Рамазанова Г.Г. һәм Набиуллин А.Г. сыйныф укучылары белән экологик дәресләр үткәрделәр. Әлеге дәресләрдә экологик проблемалар турында сөйләштеләр һәм табигатькә ничек ярдәм итәргә дигән сорауга җавап эзләделәр.
-
“ЭКОВЕСНА” 20.04.2017
“ЭКОВЕСНА”
Әлеге акциягә укучыларыбыз бик теләп кушылдылар. 8-11 сыйныф укучылары мәктәп тирәләрен чүпләрдән чистарттылар, карлар тараттылар.Сыйныфларда экология елына багышланган тәрбия сәгатьләре үткәрелде.