Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тюнтерская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422242, Россия, РТ, Балтасинский район, с.Тюнтер, ул. Советская, д. 23 |
| Телефон: | +7(843)-683-01-12 |
| E-Mail: | stun.blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Тюнтерская СОШ" |
| Руководитель: | Гарифуллин Расиль Габдуллович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 60 учащихся,15 воспитанников/60 укучы, 15 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 22 учителей, 4 воспитателя/22 укытучы 4 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тюнтерская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 ( 158 ) 159 160 >>
-
“Аҗаган” 04.03.2014

Оборона-масса айлыгын йомгаклап, мәктәптә “Аҗаган” хәрби-спорт уены үткәрелде. Әлеге уенда бөтен мәктәп укучылары да теләп катнашты. Командалар бу уенга зур әзерлек белән килгәннәр.«Аҗаган» уены актив һәм кызыклы үтте.
-
“Яңа буынның бәхете – әхлаклы булуында” 04.03.2014

“Яңа буынның бәхете – әхлаклы булуында”
Мәктәптә “Яңа буынның бәхете – әхлаклы булуында” исеме астында әхлак укытучыларының район семинары булды. Мәктәбебезгә күп кенә кунаклар килде. Алар арасында Фазлыев Җәлил хәзрәт, Казан шәһәре шәкертләре дә бар иде. Семинарда әхлак укытучысы Шәрәфиева Г. М. “Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс” темасына дәрес һәм “Сиңа бабаң мирас калдырдымы?” дигән класстан тыш чара күрсәтте. Авылыбызның мөхтәрәм кешеләренең берсе Зарипов Р.Ш. укучыларны һәм килгән кунакларны Түнтәр авылы һәм мәдрәсә тарихы белән таныштырды. Соңыннан Җәлил хәзрәт чыгыш ясады. Семинар эшлекле һәм файдалы үтте.
-
Оборона-масса айлыгы 02.03.2014

Оборона-масса айлыгы
Айлык кысаларында мәктәптә Ватаныбыз Геройларына багышланган чаралар үтте. Китапханәче Гыймадетдинова А.Ш. Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм батырлыгына багышланган әдәби кичә үткәрде. Кичәдә укучылар шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, викторина орауларына җавап бирделәр.
-
“Ел укытучысы” бәйгесе 26.02.2014

25- февраль көнне мәктәбебезнең инглиз теле укытучысы- Гарифуллина Лилия Вагдаэлевна “Ел укытучысы” бәйгесенең муниципаль этабында катнашып, Норма урта мәктәбендә дәрес һәм мастер –класс үткәреп кайтты. Лилия Вагдаэлевнага уңышлар телибез!
-
Физика һәм информатика фәннәре семинары 25.02.2014

Физика һәм информатика фәннәре семинары
Бүген, 25 февральдә, Түнтәр урта мәктәбендә физика һәм информатика укытучылары семинары булып үтте. Физика һәм информатика укытучысы Ибраһимов Айзат Васил улы 9 класста физикадан, 7 класста информатикадан ачык дәресләр бирде. Шуннан соң 7-9 сыйныфлар арасында “Физика һәм информатика дөньясы” дип аталган интеллектуаль уен булып узды. Укычылар бик актив катнаштылар, үзләренең белемнәрен чын-чынлап теоретик яктан да, практик яктан да сынадылар. Укытучы һәм укучылар эшчәнлегенә югары бәя бирелде.
-
“Аҗаган – 2014” 22.02.2014

“Аҗаган – 2014”
Мәктәптә “Аҗаган” хәрби-спорт уены кысаларында ярышлар бара. Командалар төрле спорт ярышларында көч сынашалар. Егетләр арасында туплы хоккей да “Каралар “ командасы җиңү яулады. Афәрин, егетләр!
-
Инглиз теле атналыгы. 22.02.2014

Инглиз теле атналыгы.
Мәктәптә инглиз теле атналыгы кысаларында төрле чаралар узды . Инглиз теле укытучылары Кәримова Ч.З. һәм Гарифуллина Л.В. укучылар белән кызыклы һәм мавыктыргыч кичәләр үткәрделәр.
-
“Замечательный вожатый” конкурсы 21.02.2014

“Замечательный вожатый” конкурсы
10 нчы сыйныф укучысы Корбангалиева Рания “Замечательный вожатый” конкурсының муниципаль этабында III урынга лаек булды. Үзе шефлык иткән сыйныф укучылары белән бергә, уңышлы матур чыгыш ясап, мәктәп данын якладылар. Алдагы ярышларда да сиңа уңышлар юлдаш булсын!
-
Ягез әле, егетләр! 20.02.2014

Ягез әле, егетләр!
Ватанны саклаучылар көне алдыннан, 8-11 нче сыйныф егетләрен тапкырлыкта, җитезлектә, уңганлыкта сынадык. Әлеге ярыштагы сынауларда мәктәбебез егетләре үзләрен, яхшы яктан гына күрсәттеләр.
-
“Кошларга ярдәм итик!” акциясе 20.02.2014

“Кошларга ярдәм итик!” акциясе
Башлангыч сыйныф укучылары класс җитәкчеләре белән берлектә, “Кошларга ярдәм итик!” акциясе кысаларында, җимлекләр ясап, кошларны сыйладылар.














