Муниципальное бюджетное образовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Тавзарская начальная школа-детский сад» Балтасинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе "Таузар башлангыч мәктәп - балалар бакчасы
Визитная карточка
| Адрес: | 422261, РТ, Балтасинский район, д. Тау Зары, ул. Первомайская, д. 5/Балтач районы, Таузар авылы, Первомайская урамы, 5 йорт |
| Телефон: | 8(84368) 2 - 34 - 36 |
| E-Mail: | Stav.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тавзарская начальная школа - детский сад" |
| Руководитель: | Низамиева Римма Наиловна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 2 ученика и 8 воспитанников/ 2 укучы һәм 8 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 1 педагог и 1 воспитатель / 1 укытучы һәм 1 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное образовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Тавзарская начальная школа-детский сад» Балтасинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе "Таузар башлангыч мәктәп - балалар бакчасы - новости
Страницы: << 41 ( 42 ) 43 44 45 46 47 48 49 50
-
День народного единства!
04.11.2016
Минин и Пожарский – Русские герои. Минин и Пожарский Столицу взяли с боем. Смогли они народы на подвиг вдохновить, Чтоб возвратить свободу И мир восстановить. Эта славная победа сделала навсегда незабываемым для нас день 4 ноября. В честь этого события мы празднуем теперь День народного единства как заслуженный праздник. Этот день отмечен красным числом в календаре. Над каждым учреждением поднимается государственный флаг России. В этот праздник у всех выходной день. Люди ходят друг к другу в гости, собираются вместе, на улицах и площадях проходят праздничные мероприятия, устраиваются народные гуляния.
-
"Алтынга тиң үзләре, хикмәтледер сүзләре!" 25.10.2016 Бүген бездә кунакта авылыбызның хөрмәткә лаеклы ак әбиләре Әлфия һәм Гөлфәния апалар. Алар балаларга үзләренең балачак хатирәләрен сөйләделәр, укучыларның сорауларына җавап бирделәр. И хөрмәтле татар әбиләре! Сез тыйнак та, сөйкемле дә, сез — эшчән дә, сез иманлы да. Сез өйләребезнең яме, ашларыбызның тәме. Дөнья йөген сезкүтәргәнсез, гаилә учагын сүндермичә, сүрелдермичә дөрләтеп торгансыз. Сезне яратмаган, хөрмәт итмәгән кешенең эчендә җаны булмас.

-
Ачык дәрес. 19.10.2016 Бүген бакчада тәрбияләнүчеләр әти - әниләргә ачык дәрес күрсәттеләр. Дәрестә аппликация ясадылар, төрле уеннар уйнадылар.

-
15 октябрь - Хәтер көне! 15.10.2016

Хәреләүдән курыкма син!
Үткәнеңне онытма син!
Бел син ерак бабайларның
Ничек итеп көн иткәнен,
Нинди уйлар, нинди моңнар
Безгә калдырып киткәнен.
Мәктәп - бакчабызда Хәтер көне уңаеннан "Үткәнен белмәгәннең-киләчәге юк!" дигән сыйныф сәгате үткәрелде.
-
"Көз күчтәнәчләре" 11.10.2016

Бүген бездә матур бәйрәм,
Бүген бездә көзге бал.
Бүген көзге байлык белән
Бизәлгән безнең зал.
Җиргә яфрак коелган,
Сап-сары келәм булган.
Яфракларны без җыярбыз,
Букет ясап куярбыз.
-
Укытучылар көне белән! 05.10.2016 Укытучы – дөньяны танып – белергә омтылучы, балаларның керсез пакь күңелләренә гыйлем орлыклары чәчүче һәм аларның тигез матур шытымнар бирүен сабыр гына көтүче Остаз, газизләрдән – газиз әниләр белән берүк дәрәҗәгә куярлык изге зат. Шулай ук балаларның нечкә саф күңеленә саклык белән генә кагылучы, аларга хаклык энҗеләрен тезүче оста киңәшче психолог та, уку барышында юл күрсәтүче маяк та, алай гына түгел, укытучы ул – ил- көндә барган һәр яңарыш, һәр борылыш, һәр үзгәрешне үз аңы аша үткәреп, алгарыш мәйданында җинү яулашкан каһарман шәхес тә!Кадерле укытучылар! Сезнең барыгызныда укытучылар көне белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Авыр әммә җаваплы һәм мактаулы эшегездә зур уңышлар, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, иксез – чиксез сабырлык, гаилә бәхете телибез. һәр таңны сау – сәламәт каршылагыз, һәр яңа көн сезгә сөенеч, шатлык, бәхетләр генә алып килсен, замана авырлыклары, күңел төшенкелеге сезне читләтеп үтсен.

-
Акция "Голосование за новые купюры!" 02.10.2016 Әти - әниләргә аңлату эше алып барылды.

-
Өлкәннәр көне белән! 01.10.2016 Өлкәннәр!.. Олы кешеләр!.. Күпме мәгънә табып була бу сүзләрдән. Элек-электән үк олы кешеләр тормышның, яшәешнең нигезен тәшкил иткәннәр: намуслы балалар үстерү, аларның бәхете өчен көрәшү, туган илне дошманнардан азат итү. Киләчәгебез якты һәм тыныч булсын өчен, табыннарыбыз мул, көннәребез уң булсын өчен башкарган барлык эшләр дә алар кулы аша үткән. Хөрмәтле өлкәннәребез! Сезне бәйрәмегез уңаеннан кайнар котлыйбыз. Сезгә саулык, сәламәтлек, шатлык-куанычлар, олыгайган көнегездә тыныч тормыш телибез.

-
Бәйрәм белән! 27.09.2016 Сезне чын күңелебездән һөнәри бәйрәмегез -Тәрбиячеләр көне белән котлыйбыз! Тәрбияче хезмәте – авыр һәм фидакарь хезмәт. Ул даими рәвештә һөнәри яктан камилләшү, көч-энергия һәм бик зур сабырлык сорый. Тәрбиячегә беркайчан да җиңел булмады. Тормыш сезгә һәрвакыт югары таләпләр куйды. Бүген алар күп тапкыр артты. Без яңалыкка омтыла торган гасырда яшибез һәм бүген искечә эшли алмыйбыз: заман үзгәрә, яңа мәгариф стандартлары кертелә. Хөрмәтле тәрбиячеләр, һөнәри бурычыгызга тугъры калуыгыз һәм балаларга күрсәткән игътибарыгыз өчен рәхмәт. Хөрмәтле тәрбиячеләр! Көчегез төкәнмәвен, эшләү дәрте сүрелмәвен, балалар белән үзара аңлашу һәм һөнәрегезгә тугрылык телибез. Һәрвакытта һәм һәркайда уңышлар юлдаш булсын!

-
"Милләтләр кроссы - 2016!" 24.09.2016 24 сентябрь көнне мәктәп - бакчабызда Бөтенрәсәй йөгереш көне – “Милләтләр кроссы” узды. Мәктәбебезнең барлык укучылары һәм хезмәткәрләре дә ярышта бик теләп катнашты.«Милләтләр кроссы» ярышларында беренчелеккә чыккан йөгерешчеләргә тантаналы рәвештә махсус Грамоталар тапшырылды. Көзге табигать, саф һава, күңелгә рәхәт – бер йөгереп кайтыйк, кәефләребез дә яхшырып китәр!











