Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Балтасинская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе “Балтач урта гомуми белем мәктәбе”
Визитная карточка
| Адрес: | Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, п.г.т. Балтаси, ул. К.Маркса д.7 |
| Телефон: | +7(843)-682-53-97;+7(843)-682-43-40 |
| E-Mail: | BSSH.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Балтасинская СОШ" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Гилязова Гульчачак Фидаильевна |
| Год основания учреждения: | 1927 |
| У нас учатся: | 852 обучающихся / 852 укучы |
| У нас учат: | 70 учителей / 70 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Балтасинская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе “Балтач урта гомуми белем мәктәбе” - новости
Страницы: << ( 141 ) 142 143 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
«Күңелле стартлар» 14.11.2020

Укучылар үзидарәсе һәм педагог-оештыручы Алия Ибрагимова тарафыннан 5 нче сыйныф укучылары өчен «Күңелле стартлар» уены оештырылды. Әлеге ярышларда түбәнге нәтиҗәләр чыгарылды:
5б сыйныфы – 1 урын
5в сыйныфы – 2 урын
5а сыйныфы – 3 урын
-
Мәгърифәт мәркәзендә кунакта 12.11.2020

10 сыйныф укучылары мәгърифәт мәркәзендә кунакта булдылар. Бик зур рәхмәт укучыларга бик эчтәлекле, мәгънәле экскурсия оештырган, кинофильм күрсәткән, тәмле ризыклар белән сыйлаган Айгөл Халиуллина һәм Рамил Бикбаевларга.
-
Кул эшләренә өйрәнәбез. 11.11.2020

Мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән килеп эшләүче түгәрәктә укучылар төрле татар милли бизәкләре кергән тасмалар, беләзекләр эшләргә өйрәнәләр. Кызларны кул эшләренә өйрәткән Айгөл Вәкил кызына бик зур рәхмәт!!!
-
Ярминкәдә катнаштык. 07.11.2020

Бәйрәм уңаеннан район күләмендә оештырылган көзге уңыш ярминкәсендә катнаштык. Көче кергән барлык хезмәттәшләргә рәхмәт хисләре җиткерәбез!
-
6 ноябрь – Татарстан Конституциясе көне 06.11.2020

Конституция Татарстан халкының барлык мәнфәгатьләрен үз эченә туплап, өмет-хыялларын чагылдыра, киләчәккә ышанычын беркетә. Төрле милләт һәм дин вәкилләре арасында үзара аңлашу хакимлек иткән төбәк буларак, Татарстан көннән-көн киңрәк таныла бара, даны еракларга тарала.
Хөрмәтле укытучылар, укучылар, әти-әниләр! Барыгызны да шушы истәлекле көннәр белән тәбрик итәбез. Дөньяларыбыз нурлы, тыныч, күңелләребез киң булсын! Хезмәт уңышлары, гаилә тигезлеге, бәхет-шатлыклар һәммәбезгә.
-
Нәргизә зур бүләккә ия! 05.11.2020

1б сыйныф укучысы Хабибрахманова Нәргизә Республика күләмендә үткәрелгән “Яхшылык һәм балалар” бәйгесенең нәфис сүз номинациясендә катнашып, II дәрәҗәле дипломга ия булды. Афәрин, котлыйбыз!
-
4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне. 04.11.2020

4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне. Шушы унайдан хезмәттәшләрне бәйрәм белән котлыйбыз. Сезгә тормыш сөючәнлек, үз көчләрегезгә ышаныч, гаилә иминлеге, тынычлык һәм муллык теләп калабыз.
-
Бокс осталары куандырды! 03.11.2020

“Факел” яшүсмерләр клубында бокс түгәрәгенә йөргән укучыларыбыз үзләренең яхшы нәтиҗәләре белән безне куандырдылар. Афәрин, егетләр, алга таба да гел уңышлар гына елмайсын.
-
Картингистлар кабат җиңүче! 02.11.2020

Мәктәп базасында эшләүче мәктәптән тыш эшләр үзәге түгәрәгендә шөгыльләнүче укучылар төбакара карт ярышларында призлы урыннарны яулады. Афәрин, укучылар, унышларыгыз белән котлыйбыз
1 урын - Бариев Әмир;
2 урын -Закиров Айназ;
3 урын -Камалетдинов Кәрим;
4 урын- Муллагалиев Ислам
Кызлар арасында призлы урыннарда:
Вәлиева Карина-1 урын
Петрова Альбина- 4 урынРәхмәт команданы әзерләгән тренерлары Рамил Кадировка.
-
Волейбол – 3 урын! 31.10.2020

Район мәктәпләре арасында үткәрелгән волейбол ярышында кызлар командасы да, егетләр командасы да 3 урынга лаек булды. Котлыйбыз, афәрин! Рәхмәт команданы әзерләгән тренерлары Илфир Лотфуллин һәм Гөлгенә Галимовага.










