Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Салаусский детский сад" Балтасинского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Салавыч балалар бакчасы"
Визитная карточка
Адрес: | 422256, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Старая Салаусь, ул. Школьная, д. 9 |
Телефон: | +7(843)-683-06-36 |
E-Mail: | salaus.detsad@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Салаусский детский сад" |
Руководитель: | Закирова Лилия Ринатовна |
Год основания учреждения: | 1983 |
У нас учатся: | 62 воспитанника/ 62 бала тәрбияләнә |
У нас учат: | 8 педагогов/ 8 педагог хезмәт куя |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Салаусский детский сад" Балтасинского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Салавыч балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 48 ( 49 ) 50 >>
-
Бездә кунаклар! 23.05.2017
Бүген бакчабызда барган капиталь ремонт торышы белән якыннанрак танышу максатыннан бакчабызга Балтач район башлыгы җитәкчесе Нотфуллин Р.Р. һәм мәгариф министрлыгыннан вәкилләр килде. Бакчабызның эшчэнлеген югары бәяләп, матур теләкләрен җиткерделәр.
-
Йомры икмәк. Фольклор кичә. 15.05.2017
Әй нәниләр, нәниләр
"Ардык без". - дип әйтмиләр.
Яңа әкиятләр сәхнәләштереп
Җырлыйлар да бииләр!
Әйе, иң кечкенәләрнең икенче төркеме балалары "Йомры икмәк" әкиятен яңача сәхнәләштереп, милли уеннар, җырлар-биюләр кертеп, фольклор кичәсе күрсәттеләр.
-
Һәйкәлгә экскурсия! 05.05.2017
Бөек Җиңү көне якынлашу уңаеннан зурлар-мәктәпкә әзерлек төркеме һәйкәлгә чәчәкләр куеп, сугышта һәлак булганнарны искә алдылар.
-
Бездә кунак! 28.04.2017
Бүген бакчабызда Яңгул янгын сүндерү бүлеге вәкиле катнашында бик кызыклы һәм файдалы очрашу булды, балаларга бик кирәкле мәгълүмат бирелде. Балалар 30 апрель - янгын сүндерүчеләр көне уңаеннан "Урманда янгын" исемле әкиятне сәхнәләштерделәр.
-
Без - табигать дуслары 27.04.2017
Кечкенәләр төркемендә экологик тәрбия буенча әңгәмә- сәяхәт
-
Милләтемнең горурлыгы - Тукай туган бу айда! 26.04.2017
Туган тел айлыгы кысаларында зурлар-мәктәпкә әзерлек төркеме Габдулла Тукай иҗатына багышланган "Милләтемнең горурлыгы - Тукай туган бу айда!" исемле бәйрәм иртәсе үткәрделәр, "Кәҗә белән Сарык әкиятен" рус телендә сәхнәләштерделәр.
-
Без - Тукай шәкертләре 25.04.2017
Туган тел айлыгы кысаларында бакчабызда уртанчылар төркеме катнашында "Без - Тукай шәкертләре" исемле бик матур бәйрәм иртәсе булып узды.
-
Тукай- безнең йөрәкләрдә 24.04.2017
Туган тел айлыгы кысаларында икенче кечкенәләр төркемендә "Габдулла Тукай - безнең йөрәкләрдә" исемле бэйрэм иртәсе булып узды
-
Экологик шөгыль 24.04.2017
Иң кечкенәләрнең икенче төркемендә "Аю лап-лапка ярдәм итәбез" исемле экологик шөгыль булды. Балалар табигатьне саклау, аны пычратмау хакында бик теләп белемнәрен арттырдылар
-
Туган тел бәйрәме 21.04.2017
Туган тел айлыгы кысаларында бакчабызның беренче кечкенәләр төркемендә "И туган тел, и матур тел" исемендә бәйрәм иртәсе булды