Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Балтасинский детский сад № 5 комбинированного вида» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының "Катнаш төрдәге Балтач 5 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | РТ, Балтасинский район, пгт. Балтаси, улица Наримана, дом 108/1 |
| Телефон: | +7(843)-682-34-40 |
| E-Mail: | Ds.N5baltasi@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Балтасинский детский сад № 5 комбинированного вида» |
| Руководитель: | Асхатдинова Гульнара Мухаметовна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 133 воспитанников/133 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 18 педагогов/18 педагог хезмәт куя |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Балтасинский детский сад № 5 комбинированного вида» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының "Катнаш төрдәге Балтач 5 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << ( 211 ) 212 213 214 215 216 217 218 219 220 >>
-
22.04.2015

22 апрель көнне Г.Тукайның 129 еллыгына багышланган презентация үткәрелде. Нәниләр Тукайның иҗатын кызыксынып тыңладылар, аның гыйбрәтле язмышын тыңлап үзләренә бик күп мәгълүмат алдылар. Татар милләте яшәгәндә Тукаебыз дә яшәр!
-
"Созвездие - Йолдызлык - 2015" 21.04.2015

Балалар һәм яшьләр эстрада сәнгате конкурсының район фестивалендә катнашып безнең балалар "Хореография" номинациясендә Диплом белән бүләкләнделәр.
-
21.04.2015

"Веселая стройка" конструкторы белән кечкенәләр төркеме балалары бик яратып һәм мавыгып уйныйлар. Беренчедән, ул балаларның яраткан уеннары булса; икенчедән ул аларның вак кул моторикасын үстерү, игътибарлылыкны арттыру өчен дә кирәк.
-
"Светофор" 21.04.2015

Үзебез нәни булсак та,
Барсын да өйрәнәбез.
Һәр әйбернең асылын,
Уен аша беләбез.
-
20.04.2015

I I нче нәниләр төркеменең нәниләредә Тукай шигырьләрен бик яраталар,хәтта узләредә рольгә кереп башкаралар.
-
3 урын! 20.04.2015

Белем бирү учреждениеләре арасында "Бөек Ватан сугышына 70 ел" тулу уңаеннан уздырылган конкурста тәрбиячеләребез "Композиция" номинациясендә 3 урын яуладылар. Котлыйбыз!
-
Бабаемның орденнары. 20.04.2015

Кечкенәләр төркеме балалары бабайлары турында мәгълүмат туплауны дәвам итәләр. Бабаларының Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен алган орден - медальләре төркемебезгә ямь биреп торалар.
-
"Ачык ишекләр" атналыгы. 20.04.2015

Беренче нәниләр төркемендә әти – әниләргә “Урманда сәяхәттә” дип исемләнгән ачык шөгыль карарга тәкъдим ителде. Әлеге шөгыльдә балалар урманга сәяхәткә бардылар, урман хайваннары белән таныштылар.
-
17.04.2015

Зурлар төркеменә йөрүче балалар Бөтенрәсәй интеллектуаль конкурсында катнашып, матур нәтиҗәләр күрсәттеләр. Җиңүче балалар сертификат һәм “Классики” дигән эмблема белән бүләкләнделәр.
-
17.04.2015

Район мәдәният үзәге сәхнәседә чакырылыш егетләре һәм аларның әти-әниләре өчен уздырылган концертта нәниләребезнең чыгышлары бәйрәмне тагын да ямьләндереп җибәрде.







