Муниципальное бюджетное учреждение дополнительного образования "Спортивная школа" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422250, РТ, Балтасинский муниципальный район, пгт Балтаси, ул. Наримана, д. 123 |
Телефон: | +7(843)-682-56-06 |
E-Mail: | dussh_baltasi@mail.ru |
Министерство: | Министерство спорта Республики Татарстан |
Короткое название: | МБУ "СШ" Балтасинского муниципального района |
Тип УДО: | Спорт |
Руководитель: | Исмагилов Марат Фаритович |
Год основания учреждения: | 2000 |
У нас учатся: | 1225 |
У нас учат: | 28 |
Новости МБУ ДО "СШ" Балтасинского МР
Спорт туризмында без - беренче!
Опубликовано: 01.10.2013Башкалабызның “Заречье” балалар лагерында 25-29 сентябрьдә укучыларның спорт туризмы буенча 58 нче республика слеты булып узды. Безнекеләр янә үзләренә тиңнәр булмавын раслап кайттылар. Балтач балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Азат Хөснетдинов укучылары беренче булдылар. Ярышларның кайсы төрен генә алып карама, спорт лабиринтындамы, җәяүле дистанциядәме, конкурс программасындамы, барысында алар беренче булдылар. Крайны өйрәнү конкурсында гына өченче булдылар. Составында Субаш авылыннан Илсур Вафин, Илшат Хәбиев, Илүзә Гыйманова, Алисә Хөснетдинова булган командабызга киләчәктә дә җиңүле финишлар теләп калабыз.
Источник: МБОУ ДОД ДЮСШ
К списку новостей