МБОУ «Соснинская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Сосна төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422240,Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Нижняя Сосна, ул.Героя Сарвара, д. 6 |
| Телефон: | +7(843)-683-27-28 |
| E-Mail: | Ssos.blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Соснинская ООШ» |
| Руководитель: | Абдрахманов Ильгизар Гафурович |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 89 |
| У нас учат: | 18 |
МБОУ «Соснинская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Сосна төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 81 ) 82 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
"Язгы яхшылык атналыгы" 16.03.2015

2 нче сыйныф укучылары кошларга җимлекләр куеп, аларга җимнәр салып торалар.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап 16.03.2015

Җиңүнең 70 еллыгы һәм "Язгы яхшылык эшләү" атналыгы кысаларында 6 нчы сыйныф укучылары тыл ветераны Ибраһимова Дания апаның хәлен белергә бардылар. Дания апа аларга үзенең авыр балачагын, сугыш чорында күргәннәрен сөйләде.
-
Әбиләр кунакта 13.03.2015

5 нче сыйныф укучылары үзләренең әбиләрен мәктәпкә кунакка чакырдылар. Аларга концерт номерлары куйдылар. Әбиләр үзләренең бала вакытларын искә төшерделәр,балаларга үзләренең киңәшләрен бирделәр.
-
Ягез, әле әниләр! 13.03.2015

Мәктәптә 6 нчы сыйныф укучыларының әниләре арасында "Ягез, әле, әниләр" кичәсе үтте. Әниләр төрле конкурсларда көч сынаштылар, дуслык җиңде.
-
" Яхшылык кылу" тәрбия сәгате 12.03.2015

6 нчы сыйныфларда "Язгы шәфкатьлелек атнасы" кысаларында тәрбия сәгате үтте.
-
"Кеше булу кыен түгел, кешелекле булу кыен" тәрбия сәгате 12.03.2015

5 нче сыйныфларда "Кеше булу кыен түгел, кешелекле булу кыен" дигән тәрбия сәгате үтте.
-
Кышны озату бәйрәме 11.03.2015

8 нче март көнне мәктәп яны территориясендә Кышны озату бәйрәме булды. Укытучылар һәм укучылар бу чарада актив катшаштылар.
-
Иң яшь хоккей сөючеләр 10.03.2015

Сосна күмәк хуҗалыгы призына 1-2 класслар арасында хоккей ярышы булды. Ярышта 3 команда катнашты. Сосна укучылары беренче урын яуладылар.
-
"Весенняя неделя добра" 10.03.2015

Иртәнге линейкада Котдусов Г.Х. атналык турында хәбәр итте. Укучыларны акциядә актив катнашырга чакырды. Юлда йөрү кагыйдәләренә дә тукталды.
-
Котлыйбыз! 09.03.2015
Беренче сыйнф укучыларына мәктәп тормышына күнегү, юл хәрәкәте иминлеген үтәү күнекмәләрен арттыру максатыннан республика күләмендә «Беренче сыйныф укучысыныӊ мәктәпкә имин килеп җитүенә ярдәм ит!» дигән конкурс үткәрелде.11-13 яшьлекләр арасында слоган номинациясендә Садыйков Данил 3 дәрәҗә дипломга лаек булды. Житәкчесе Садыйкова Альбина Рәшит кызы. Афәрин!












