Барлык укыту-тәрбия учаклары тиешле оешмалар тарафыннан кабул ителгән. 2 мәктәп – Куныр урта һәм Арбор төп мәктәпләре капиталь ремонттан соӊ янарып, барлык мөмкинлекләре һәм уӊайлыклары югары дәрәҗәдә булган уку йорты буларак үзләренеӊ ишекләрен укучыларга ачтылар.
Укытучыларныӊ, укучыларныӊ һәм әти-әниләренеӊ шатлыгын уртаклашырга Татарстан Куркынычсызлык Советы секретаре Айрат Шафигуллин, Балтач район башлыгы Рамил Нотфуллин килгән иде.