Конкурсны Татарстан Республикасы Фән һәм Мәгариф министрлыгы, Бөтендөнья татар конрессының Казан иҗтимагый оешмасы, Татар интернетын үстерү фонды, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры һәм Болгар радиосы оештырды.
Бүләкләү тантанасында Ф.Ф. Мифтахов – Бөтендөнья татар конрессының Казан иҗтимагый оешмасы рәисе, “Болгар” хәйрия фонды җитәкчесе, Фоат Галимуллин– филология фәннәре докторы, профессор, Р.М.Гатауллин – Татнетны үстерү фонды рәисе, Ф.Р. Җиһаншин – Татарстанның атказанган артисты, Харис хәзрәт Салихҗан – “Хәтер” мәчете имамы һәм конкурста катнашкан җиңүчеләр.
Конкурста җиңүчеләр арасында Куныр урта мәктәбенең 3 видеоязмасы авторлары да бар. Менә алар:
1. “Иң яхшы сценарий” номинациясендә ”Батыр биргән төбәк” видеоязмасы өчен – 8-11 сыйныф укучылары, җитәкчеләре Гөлниса Мөсәгыйтова һәмӘнисә Саттарова – 3 урын.
2. ”Иң яхшы актёрлык эше” номинациясендә Муса Җәлилнең “Ана бәйрәме” шигыренә нигезләнгән әдәби-музыкаль композиция өчен – 2-4 сыйныф укучылары, җитәкчеләре Гөлүсә Әсхәдуллина, Гөлйөзем Хафизова, Раушания Гайсина һәм Гөлнур Хәбибуллиналар – 3 урын.
3. ”Иң яхшы әдәби-музыкаль композиция” номинациясендә “Сугыш чоры балалары” темасына эзтабарлар сборы өчен – 2-4 сыйныф укучылары, җитәкчеләре Гөлүсә Әсхәдуллина, Гөлйөзем Хафизова, Раушания Гайсинаһәм Гөлнур Хәбибуллиналар – 2 урын.