Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кугунурская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ\"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Куныр урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422246,Россия, Республика Татарстан ,Балтасинский район, с.Кугунур, ул.Кирова д 103а |
| Телефон: | +7(843)-683-56-31 |
| E-Mail: | Skgn.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Кугунурская СОШ" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Ахметханов Билсур Илсурович |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 60 учащихся/Бездә 60 укучы 13 воспитанников/ 13 тәрбияләнүче иностранные граждане не обучаются |
| У нас учат: | 21 учителей/Бездә 21 укытучы / 4 воспитателя/4 тәрбияче |
новости школы
12 февральдә Куныр урта мәктәбендә”Гражданлык-патриотик тәрбия “ темасына район мәктәпләренең тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары семинары булды.
Опубликовано: 14.02.201512 февральдә Куныр урта мәктәбендә”Гражданлык-патриотик тәрбия “ темасына район мәктәпләренең тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары семинары булды.Семинарда 1, 5, 6 һәм 8 нче сыйныф җитәкчеләре: Гафиуллина Л. Н., Әшрәфҗанова Г. Р., Хәйретдинова А. Х. һәм Василова Г. Г. лар Бөек Җиңүнең 70 еллыгына, туган авылга,тынычлыкны саклауга һәм әфганчы - интернационалистларга багышланган тәрбия сәгатьләре күрсәттеләр. Мәктәбебезнең “Чишмә” оешмасының “Тамчылар” төркеме эзтабарлары сыйныф җитәкчеләре Гайсина Р.Г.,Хафизова Г.М.,Асхадуллина Г.Г.һәм педагог-оештыручы Хабибуллина Г.Г. лар җитәкчелегендә “Сугыш чоры балалары” дигән проект эшен яклау сборы үткәрделәр, үзләренең эзләнү эшчәнлекләре нәтиҗәсен – “Балачакның гүзәл мизгелләрен мәхәмәтсез сугыш урлады” дигән альбомны мәктәп музеена тапшырдылар. Сборга сугыш чоры балалары - ак әбиләр үзләре дә килгән иде. 9-11 сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Мусагитова Г.Р.,Саттарова Ә.Р. һәм Хабибуллина Г.Г.лар җитәкчелегендә авылдашыбыз Советлар Союзы Герое Хәбибулла Ибраһимовка багышланган “Герой биргән төбәк без” дигән әдәби-музыкаль кичә каралды. Кичәдә төрле күренешләр белән Геройның тормыш юлын сурәтләп бирде. Күренешләрдә мәктәбебезнең чыгарылыш укучылары, кайчандыр район сәхнәләрендә җырлары , биюләре белән халыкны сөендергән ,бу юлы оста гармунда уйнаулары белән сокландырган бертуган игезәкләр Эльвир һәм Эльмир Зиатдиновлар да катнаштылар. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Газимҗанов Т. Г. мәктәптә гражданлык-патриотик тәрбия бирү буенча үз тәҗрибәсе белән уртаклашып чыгыш ясады. Семинарда мәгариф идарәсе методисты Гаязова Р. С. катнашып , үткәрелгән тәрбия сәгатьләренә һәм чараларга анализ ясады.
К списку новостей
















