Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кугунурская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ\"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Куныр урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422246,Россия, Республика Татарстан ,Балтасинский район, с.Кугунур, ул.Кирова д 103а |
Телефон: | +7(843)-683-56-31 |
E-Mail: | Skgn.Blt@tatar.ru,kugunur@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ"Кугунурская СОШ" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
Руководитель: | Ахметханов Билсур Илсурович |
Год основания учреждения: | 1980 |
У нас учатся: | 63 учащихся/Бездә 63 укучы 17 воспитанников/ 17 тәрбияләнүче |
У нас учат: | 21 учителей/Бездә 21 укытучы / 4 воспитателя/4 тәрбияче |
новости школы
21 февральдә дөньякүләм туган тел көне билгеләп үтелә.
Опубликовано: 21.02.202321 февральдә дөньякүләм туган тел көне билгеләп үтелә. ЮНЕСКО тарафыннан игълан ителгән әлеге халыкара бәйрәм дөньядагы телләрне саклау, аларны киләчәк буынга исән-имин җиткерү макстатыннан оешты.
Һәр халыкның теле үзенчәлекле, күп телләр белү дөньяга карашны киңәйтә, төрле милләт халкының мәдәниятен тирәнрәк белергә ярдәм итә. Ләкин туган тел ул бер генә. Безнең телебез – татар теле. Шуңа күрә һәр татар кешесе үз теленә хөрмәт белән карарга тиеш. Телебезнең кулланылыш даирәсен киңәйтү, аны балаларыбызга һәм оныкларыбызга тапшыру – безнең төп бурычыбыз.
Хөрмәтле милләттәшләр, кадерле дуслар! Барыгызны да халыкара туган тел көне белән котлыйбыз. Татар халык мәкале: “Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр”, – ди. Туган телләребезне саклыйк, яклыйк, чөнки милләтнең яшәешендә туган тел иң мөһим урыннарның берсен алып тора.
К списку новостей