Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кугунурская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ\"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Куныр урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422246,Россия, Республика Татарстан ,Балтасинский район, с.Кугунур, ул.Кирова д 103а |
Телефон: | +7(843)-683-56-31 |
E-Mail: | Skgn.Blt@tatar.ru,kugunur@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ"Кугунурская СОШ" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
Руководитель: | Ахметханов Билсур Илсурович |
Год основания учреждения: | 1980 |
У нас учатся: | 63 учащихся/Бездә 63 укучы 13 воспитанников/ 13 тәрбияләнүче |
У нас учат: | 19 учителей/Бездә 19 укытучы /3 воспитателя/3 тәрбияче |
новости школы
Башлангыч сыйныф укытучыларының август киңәшмәсе утырышы
Опубликовано: 16.08.201815 август көнне Балтач урта мәктәбе базасында районның башлангыч сыйныф укытучыларының традицион август киңәшмәсе секциясе узды. Секциядә 106 башлангыч сыйныф укытучысы катнашты.
Секция утырышында район методик берләшмә җитәкчесе Хакимова Гүзәл Карам кызы узган уку елына нәтиҗә ясады. Салавыч күппрофильле лицейдан Габделхакова Хиндия Мансур кызының, Улисьял башлангыч мәктәп-балалар бакчасыннан Ракова Людмила Ананьевнаның, Сосна төп мәктәбеннән Хафизова Лилия Герасимовнаның чыгышлары тыңланылды. Балтач гимназиясе укытучысы Шәрәпова Гөлназ Миннияз кызы, Норма урта мәктәбе укытучысы Галимзянова Алсу Тәбрис кызы тарафыннан мастер-класслар күрсәтелде.
Утырышта социаль-гуманитар белем үзәге доценты, педагогия фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган укытучысы Солтанова Гүзәл Мансур кызы да катнашты. Ул үзәкнең эшчәнлеге белән таныштырды һәм укытучыларны кече яшьтәге мәктәп укучылары белән проект-эзләнү эшен оештыру буенча чыгыш ясады.
Мәгариф идарәсе методисты Гарипова Эльмира Рафик кызы тарафыннан 2017-2018 нче уку елында узган бөтенрәсәй тикшерү эшләренә нәтиҗә ясалды. Яңа уку елына бурыч, максатлар алынды, эш планы кабул ителде.
Утырыш лаеклы ялга чыккан юбиляр-укытучыларны котлау белән тәмамланды.
К списку новостей