• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Балтасинский
  • Школы
  • МБОУ «Кугунурская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Куныр урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кугунурская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ\"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Куныр урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422246,Россия, Республика Татарстан ,Балтасинский район, с.Кугунур, ул.Кирова д 103а
Телефон: +7(843)-683-56-31
E-Mail: Skgn.Blt@tatar.ru,kugunur@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ"Кугунурская СОШ" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан
Руководитель: Ахметханов Билсур Илсурович
Год основания учреждения: 1980
У нас учатся: 63 учащихся/Бездә 63 укучы 13 воспитанников/ 13 тәрбияләнүче
У нас учат: 19 учителей/Бездә 19 укытучы /3 воспитателя/3 тәрбияче

новости школы

“Якты язмыш биргән җирем”

Опубликовано: 15.09.2017

           Үзгә, соклангыч итеп үткәрелгән   Белем бәйрәменә әле санаулы гына көннәр үтте.11 нче сентябрь көнне  мәктәбебездә янә зур  тәрбияви чара – өлкән буын вәкилләре белән очрашу кичәсе - мәктәп коллективын  бер залга җыйды. Бу көнне безгә кунакка  халкыбызның моңлы сандугачы булган мәшһүр композиторыбыз Сара апа Садыйкованың кызы Әлфия апа Айдарская,  райондашларыбыз Азат абый Зиятдинов, ветеран укытучы Мәдинә апа Зиятдинова, “Шәһри Казан”газетасыннан  журналист Зөлфия Хәйруллина һәм авылыбызның аксакалы Хәмит абый  Гәрәевләр килде. Сәхнә түренә “Якты язмыш биргән җирем” дигән сүзләр юкка гына язылмаган. Әлеге очрашуның төп сәбәпчесе - моннан берничә дистә ел элек Сара апа белән шагыйрь Самат ага Шакирларның уртак иҗади җимешләре булган  “Куныркаем-бәхет илем” җыры . Әлфия апа Айдарская  әнисенең эшен дәвам итеп, аның җырларыннан торган яңа җыентыкны  бастыру бәхетен әлеге кичәдә безнең белән уртаклашты. Шактый өлкән яшьтә булган  Әлфия апаның башкарган олы хезмәте,  һәр сүзеннән бөркелеп торган тәрбиялелеге, халкыбызга мәхәббәте,  кешеләргә ихтирамы  гына түгел, үз –үзен тотышы да зур соклану тудырды. Унынчы дистәсен ваклаучы әлеге апада  танылган балерина чалымнары бүген дә саклана. Кичәнең беренче өлешендә укучылар башкаруында С. Садыйкова иҗат иткән  “Җидегән чишмә”, “Сусау” кебек танылган җырлар, презентацияләрдәге истәлекләр белән үрелеп барды. Әлеге чараны  үткәрүгә  11 нче сыйныф укучылары бик җаваплы карады.   Һәр җыр, бию,  һәр сөйләнгән сүз быел лаеклы ялга киткән педагог –оештыручы Гөлнур Хәбибуллина һәм эстафетаны кабул иткән   Гөлнара Зиннәтуллиналар тарафыннан  ноктасына кадәр уйланылган. 



К списку новостей