Ә нәрсәне дә булса уйлап табу ул һәрчак хәйран калу белән беррәттән соклану да тудыра. 18 май көнне район Мәдәният үзәгендә үткән “Талантлар парады –2016” кичәсендә дә исең китәрлек эшләр күп иде. Алар бернинди дә галимнәр уйлап тапмаган, балалар үз куллары белән ясаган, ә моңа балаларыбызны хөрмәтле укытучыларыбыз гыйлемгә дә, эшкә дә өйрәткән. Гыйлем өстәүгә һәм эш белүгә җитми шул.
Олимпиадаларның муниципаль этабында 31 фән буенча 2077 укучы катнашты, 119ы җиңүче булды һәм 125е призлы урын алды. 50 укучы берничә фән буенча җиңүгә иреште.
Балтач районы башкарма комитетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнүчеләр:
Диләрә Мортазина(Чепья мәктәбе), Алина Петрова (Урта Көшкәт), Гөлүзә Мәхмүтова (Норма), Диана Кәримова (Балтач), Илүзә Мәхмүтова (Норма), Ришад Сәйфетдинов (Балтач), Илүзә Галипова (Норма), Илүзә Низамиева (Куныр), Ләйсән Нәкыйпова (Смәел), Диләрә Гайфетдинова (Нөнәгәр), Гөлинә Камалова (Норма), Гөлназ Әсхәдуллина (Норма), Алена Борисова (гимназия), Камилә Кәримова (гимназия), Лилия Мәхмүтова (гимназия), Ләйсән Котдусова ( Балтач), Энҗе Ибраһимова ( Балтач), Резеда Гарипова (Чепья).

Безнен мәктәптән Саттаров Рузәл(7 кл),Хафизова Алинә,Габдрахманова Камилә(8 кл) компьютер дизайны белән катнаштылар.Җитәкчеләре информатика укытучысы Нәҗипов Р.Х.
Район башлыгы Рамил Нотфуллин бер генә иҗади эшне дә читләтеп узмады, һәммәсенең эшләп күрсәткәнен күзәтте, фикерләре белән кызыксынды, отышлы булганнарын кулланышка кертергә кирәк дип белдерде. Балаларның үз ачышларын фәнни һәм гамәли яктан да бәян итүләре ошады булса кирәк, һәрберсенә чын күңелдән кулларын кысып, дипломнар тапшырды.