Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кугунурская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ\"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Куныр урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422246,Россия, Республика Татарстан ,Балтасинский район, с.Кугунур, ул.Кирова д 103а |
Телефон: | +7(843)-683-56-31 |
E-Mail: | Skgn.Blt@tatar.ru,kugunur@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ"Кугунурская СОШ" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
Руководитель: | Ахметханов Билсур Илсурович |
Год основания учреждения: | 1980 |
У нас учатся: | 63 учащихся/Бездә 63 укучы 17 воспитанников/ 17 тәрбияләнүче |
У нас учат: | 21 учителей/Бездә 21 укытучы / 4 воспитателя/4 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кугунурская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ\"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Куныр урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 ( 35 ) 36 37 38 39 40 >>
-
Гаилә бәйрәме (2,4 нче сыйныфлар) 03.03.2021
Бүген без сезнең белән гаилә бәйрәменә җыелдык. Гаилә – тормышыбызның нигезе, дәүләтнең киләчәге. Матур гаилә корып, бер – береңне хөрмәтләп, бер – береңә ярдәмләшеп яшәү- һәрберебезнең изге бурычы. Безнең бүгенге бәйрәмебез дә юкка гына “Безнең гаилә – тату гаилә” дип аталмый. Тату гаиләләрдә генә тырыш, уңган, тәүфыйклы, акыллы балалар үсә
-
Выставка учеников 5 класса 02.03.2021
Всю неделю дети приносили в класс свои поделки из любого материала - у нас состоялась замечательная выставка работ учеников 5 класса
-
Выставка учеников 5 класса 02.03.2021
Всю неделю дети приносили в класс свои поделки из любого материала - у нас состоялась замечательная выставка работ учеников 5 класса
-
Гаилә - тормыш нигезе- 5 нче сыйныфлар 02.03.2021
Гаилә - тормыш нигезе
Кошлар сайраса, урман ямьләнә.
Гаилә нык булса, тормыш ямьләнә.Мөгаен, бу мәкальнең мәгънәсен кистереп кенә әйтеп булмый. Бик гади нәрсә түгел ул гаилә дигәнең. Яхшы гаилә саф чык тамчысы кебек. Анда безнең җәмгыятебездәге социаль һәм әхлакый мөнәсәбәтләрнең күпкырлы дөньясы чагыла. Гаиләдә мәхәббәт, дуслык, ата һәм ана булу, культуралы – хисси аралашу кебек төрле - төрле югары рухи ихтыяҗлар канәгатьләндерә. Монда киләчәк буынның әхлак нигезләре салына. Яхшы гаилә - кеше өчен зур бәхет ул. Безнең илебездә гаилә - аерым кешенең эше генә түгел, ул дәүләтнең даими һәм өзлексез игътибар үзәгендә тора, безнең дәүләтебез гаиләне гаять мөһим, төп социаль берәмлек итеп күрә.
Син куанганда куанып, син кайгырганда кайгырып, синең белән бергә сулап, бергә көлеп яшәүче кем? Әтиең һәм әниең!
Син авырганда төннәр буе сине юатучы, күз карашы белән иркәләүче кем соң? Әниең һәм әтиең!
Иртә белән сине : "Тор, соңга каласың, уятырга кызгандым, бик тәмле йоклый идең", - дип иркәләп уятучы, мәктәпкә озатучы кем соң ул? Әтиең һәм әниең!
Мин үземнең гаиләмне бик яратам. Ярата алу, ярата белү - нинди зур шатлык ул, әйеме? Ә кайбер кешеләр ник бер – берләрен яратмыйлар икән? Гәзитләрдә язалар бит, телевизордан да көн саен күрсәтәләр, радиодан да сөйлиләр... Тату, дус булуга ни җитә!
-
21 февраль – халыкара туган тел көне.
24.02.2021
Бүген -21 нче февраль. Һәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн – Халыкара туган тел көне. Бу көн 2000 нче елда ЮНЕСКО карары нигезендә билгеләп үтелә башлады. Бүген дөнья халыклары 6 мең телдә сөйләшә. Һәркем өчен дөньядагы иң кадерлесе – беренче сөйләшә башлаган ана теле. Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә, тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә һәм без аны сакларга тиешбез.
- С Днем защитников Отечества! 23.02.2021
-
Парламент дәресләре
19.02.2021
5 нче сыйныфта Парламент дәресләре уздырылды.
-
"Урок мужества"
18.02.2021
Батырлык дәресе"
Хәрби-патриотик тәрбия айлыгы кысаларында бүген 5 нче сыйныфта "батырлык дәресе"узды. Дәреснең максаты: балаларда патриотизм хисе, халкыбызның үткәненә хәтер, Ватанга мәхәббәт, җирдә тынычлыкны саклаган кешеләргә хөрмәт тәрбияләү.
5 нче сыйныф җитәкчесе балаларга тыныч тормыш бәхетенә һәм шатлыгына хокукның нинди бәя белән яулануы турында сөйләде. Дәрестә балалар шигырьләр сөйләделәр. Батырлык дәресе «Тынычлык күгәрченнәре»акциясе белән тәмамланды.
-
21нче февраль көнне 18.00 сәг. мәктәптә очрашу кичәсе 17.02.2021
БЕЛДЕРҮ !
Куныр урта мәктәбе үзенең 5,10,15,20,25,30,35,40 ел элек тәмамлаган укучыларын, лаеклы ялдагы укытучыларын 21нче февраль көнне 18.00 сәг.кә мәктәпкә очрашу кичәсенә чакыра.
Ихтирам белән мәктәп коллективы.
-
"Әфганстан-йөрәк ярам" 16.02.2021
5-сыйныфта "Әфганстан-йөрәк ярам" дигән темага сыйныф сәгате үтте