Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Княбашская начальная школа-детский сад» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422266, РТ, Балтасинский район, с. Княбаш, ул. Советская, д. 9в |
Телефон: | +7(843)-682-87-15 |
E-Mail: | Sknb.Blt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Княбашская начальная школа-детский сад" |
Руководитель: | Файзрахманова Таслима Зиннуровна |
Год основания учреждения: | 1972 |
У нас учатся: | 9 обучающихся и 9 воспитанников/ 9 укучы һәм 9 тәрбияләнүче |
У нас учат: | 2 учителя и 1 воспитатель/ 2 укытучы һәм 1 тәрбияче |
НОВОСТИ МОУ Княбашская начальная школа - детский сад
Педагогик киңәшмә.
Опубликовано: 08.11.2011Проект методы XX йөз башында Америка педагогы, психологы, фәлсәфәчесе Джон Дьюи (1859 - 1952) тарафыннан уйлап табыла. Аның фикере буенча, белем бирү ул - "балаларның шәхсән кызыксынуларына, максатларына тәңгәл килгән максатчан эшчәнлеккә нигезләнеп төзелгән процесс".
Эзләнү эшчәнлеге. балада шатлану, кызыксыну хисләре уяту белән беррәттән, аның әхлакый, акыл, физик сыйфаталрын да үстерүгә мөмкинлекләр тудыра. Мондый эшчәнлек яңа (инновацион) технолгияләрнең бер төре булган ПРОЕКТ МЕТОДЫ ярдәмендә оештырыла.
Башлангыч мәктәптә һәм балалар бакчаларында проект методын куллануның төп максаты булып балаларны ирекле иҗади шәхес буларак тәрбияләү тора.
Проект методы куллану аша балаларга үсеш бирү бурычлары:
• балаларның сәламәтлеген саклау, психологик уңай халәт тудыру;
• танып белү сәләтен үстерү,
• иҗади күзаллау сәләтен үстерү;
• иҗади фикерләү сәләтен үстерү;
• аралашу, коммуникатив осталыкларын үстерү.
Проект методын куллануда:
• укытучыларның, тәрбияченең роле: балаларның яшь үзенчәлекләрен исәптә тоту, танып белү процессында балаларның кызыксыну хисләрен үстерү максатыннан кирәкле шартлар тудыру, бала белән мөнәсәбәтләрне үзара аңлашу, ярдәмләшү нигезендә кору, эзләнү эшчәнлегенә этәргеч бирү ситуациясе булдыру, уен алымнары куллану;
• укучыларның, балалар роле; проектның актив катнашучысы булу, барлыкка килгән проблемаларны чишү, кыенлыкларны җиңеп чыгу юлларын табу (бу проект методының төп максаты).
Проект планы балалар, ата - аналар белән берлектә төзелә, проект группасы сайлана. Проектны тормышка ашыру аны яклагач кына башлана.
Проектны тормышка ашыру принциплары:
• системалылык;
• яшь үзенчәлекләрен исәптә тоту;
• ел фасылына туры килү;
• баланың шәхесен хөрмәтләү;
• бала белән бакчада, гаиләдә үзара аралашу, хезмәттәшлек итү эшчәнлеге оештыру.
Проект методын куллануда күздә тотылырга тиеш таләпләр:
• беренчедән, проект эшчәлегенең нәтиҗәсе балаларга теоретик һәм приактик яктан үсеш бирүгә юнәлтелгән булырга тиеш;
• икенчедән, куелган проблема билгеле бер логик эзлеклелектә өйрәнелергә, чишелергә тиеш: проблеманы чишү юлларын табу, гепотезалар тудыру, аларны өйрәнү; һәрьяклап тикшереп эзләнү методларын сайлау; эзләнү нәтиҗәсендә барлыкка килгән материалларны җыйнау, анализлау, системалаштыру; нәтиҗәләр ясау, яңа проблемалар тудыру;
• өченчедән, проектның эчтәлеге башлангыч этапта планлаштырылган балаларның мөстәкыйль эшчәнлегенә корылырга тиеш;
Проект эше барышында тәрбияче балаларның эзләнү эшчәнлеген оештыручы, аларның һәрьяклы үсешен тәэмин итүче педагог ролен башкара.
Проектның этаплары:
• максат кую;
• проектны башкару формаларын эзләү;
• проект темасы буенча барлык белем һәм тәрбия бирү процессы эчтәлеген эшкәртү;
• әйләнә- тирә мөхитне оештыру,
• эзләнү эшчәлегенең юнәлешен билгеләү;
• балалар, башка педагоглар, ата - аналар белән берлектә иҗади эзләнү һәм практик эшчәнлекне оештыру;
• проектның өлешләре буенча эш, аларга төзәтмәләр кертү,
• проектны күмәк рәвештә тормышка ашыру һәм презентацияләү.
К списку новостей