Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Княбашская начальная школа-детский сад» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422266, РТ, Балтасинский район, с. Княбаш, ул. Советская, д. 9в |
Телефон: | +7(843)-682-87-15 |
E-Mail: | tas8979@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Княбашская начальная школа-детский сад" |
Руководитель: | Файзрахманова Таслима Зиннуровна |
Год основания учреждения: | 1972 |
У нас учатся: | 8 обучающихся и 9 воспитанников/ 8 укучы һәм 9 тәрбияләнүче |
У нас учат: | 2 учителя и 1 воспитатель/ 2 укытучы һәм 1 тәрбияче |
НОВОСТИ МОУ Княбашская начальная школа - детский сад
Межрегиональный турнир по шашкам
Опубликовано: 20.11.2023МБГБУ «Кенәбаш башлангыч мәктәп-балалар бакчасы» 20нче ноябрьдә төбәкара шашка турниры уздырды.Ярышта 12 мәктәп катнашты.Балтач районыннан: Көшкәтбаш, Ю.Ушма, Борнак, Шода, Таузар башлангыч мәктәп-балалар бакчалары, Салавыч Сәрдегәне,Биктәш башлангыч мәктәбе,Арча районыннан Пешәнгәр башлангыч мәктәп-балалар бакчасы,Ашытбаш урта мәктәбе һәм шулай ук, Марий Эл республикасының Сәрдәял төп гомуми мәктәбе катнашты. Һәр мәктәптән ярышка 1 малай һәм 1 кыз килде. Турнирда катнашучыларга регистрациядән соң коймак белән чәй эчерелде. Бәйрәм сәгать 09:00да тантаналы рәвештә гимн җырлау белән башланып китте. Мәктәп директоры Тәслимә Зиннуровна чыгышыннан соң, сүз мәктәптән тыш эшлэр үзәгенең физкультура һәм спорт буенча метотодисты Ранил Мөхәммәтнәкиповичка бирелде. Катнашучы укучыларны гадел судьябыз-Арча районының шашка һәм шахмат тренеры Галиуллин Сөләйман Вагизович хөкем итте.Судья-секретарь итеп, Кенәбаш укытучысы Азат Мансурович билгеләнде.Ярыш 3 сәгать барды. Аннан соң,һәр кеше тәмле,кайнар обед белән сыйланды. Урыннар билгеләнгән арада, Кенәбаш укучылары кунакларга концерт номерлары күрсәтте. Искитәрлек матур номерларны тамашачылар йотлыгып тыңлады. Бию,җыр, төрле уен коралларындагы чыгышлар бик матур үрелеп барды. Ниһаять нәтиҗәләр билгеле булды :малайлар һәм кызлар арасында,шулай ук, мәктәп командалары арасында аерым урыннар чыгарылды. Алар түбәндәгеләр:
Малайлар:
1нче урын-Федоров Вадим(Сәрдәял төп гомуми мәктәбе).
2нче урын — Фатихов Ильвир(Борнак башлангыч мәктәп-балалар бакчасы).
3 нче урын- Мөхәмммәтҗәнов Ислам (Пешәнгәр башлангыч мәктәп-балалар бакчасы).
Кызлар:
1нче урын-Мөхәммәтҗәнова Зөһрә(Кенәбаш башлангыч мәктәп-балалар бакчасы).
2нче урын- Сәләхетдинова Зәйнәп(Шода башлангыч мәктәп-балалар бакчасы).
3нче урын-Зиатдинова Мәрьям(С.Сәрдегәне башлангыч мәктәп).
Командалар:
1нче урын- Сәрдәял төп гомуми мәктәбе
2нче урын-Борнак башлангыч мәктәп-балалар бакчасы.
3нче уры-Кенәбаш башлангыч мәктәп-балалар бакчасы.
Җиңүчеләргә медальләр,бүләкләр тапшырылды. Турнирда катнашкан бер бала да бүләксез калмады, һәрберсенә шашка наборы бирелде.
Катнашучылар нәтиҗәләр белән бик канәгать калды.
К списку новостей