Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Княбашская начальная школа-детский сад» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422266, РТ, Балтасинский район, с. Княбаш, ул. Советская, д. 9в |
Телефон: | +7(843)-682-87-15 |
E-Mail: | Sknb.Blt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Княбашская начальная школа-детский сад" |
Руководитель: | Файзрахманова Таслима Зиннуровна |
Год основания учреждения: | 1972 |
У нас учатся: | 9 обучающихся и 9 воспитанников/ 9 укучы һәм 9 тәрбияләнүче |
У нас учат: | 2 учителя и 1 воспитатель/ 2 укытучы һәм 1 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Княбашская начальная школа-детский сад» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан - новости
-
Әниләр бәйрәме. 25.11.2011
Бүген 25 нче ноябрь көнне мәктәп - бакчада әниләр көненә багышланган кичә үтте.Укучылар һәм бакча балалары әниләрен бәйрәм белән котладылар, шигырьләр, җырлар җырладылар.Үз көчләре белән ясаган бүләкләрен тапшырдылар.
-
Әниләргә бүләк әзерләү. 21.11.2011
Тиздән әниләр бәйрәме,әниләргә бүләк ясарга кирәк...
-
Шигырьләр конкурсы. 15.11.2011
15 ноябрь көнне мәктәптә Шәүкәт Галиев истәлегенә шигырь конкурсы булды.Кыскача иҗатына күзәтү ясалды,аннары укучылар өйрәнгән шигырьләрен сөйләделәр.Иң яхшы дип табылган 3 укучыга урын бирелде: Закирова Чулпан - 1 урын,Юнысова Зәринә - 2 урын,Галиахметов Бәхтияр - 3 урынга лаек булдылар.Котлыйбыз!
-
Педагогик киңәшмә.
08.11.2011
Һәр чирек саен мәктәп-бакчадагы коллективтагы укытучылар һәм тәрбиячеләр педагогик киңәшмәгә җыелабыз.Бүген дә "Проектлы эзләнү эше" темасы буенча фикер алыштык.
-
"Cөмбелә" бәйрәме 03.11.2011
Көз көне мәктәптә уныш бәйрәме уздыру матур гадәткә әйләнде. Бу көнне табигать материалларыннан эшләнгән “Табигать hәм фантазия” дип исемләнгән күргәзмә оештырыла. Мәктәп залы чәчәкләр, көзге яфраклар, кәрзингә салынган җиләк-җимеш, яшелчәләр белән бизәлә.
-
Көзге өмәләр
26.10.2011
25-26 нче октябрь көннәрендә "Чисталык" акциясе үткәрелде.
-
Ачык дәресләр 15.10.2011
2011-2012 нче уку елына куелган бурычларның берсе булып "Бала тәрбияләүдә әтиләрнең ролен арттыру”тора. Шуңа күрә без әтиләрне ачык дәресләргә дә еш чакырабыз.
14 нче октябрьдә алар өчен беренче дәресләр үткәрелде.
-
Сәламәт тәндә-сәламәт акыл 10.10.2011
8нче октябрь көнне Балтачның яңа спорт сараенда балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр катнашында спорт фестивале булды. Безнең балалар бакчасыннан да 2 бала көч сынашты. Кенә, Кенәбаш, Шубан балалар бакчасыннан килгән сабыйларны “Дуслык” исеме берләштерде.
-
Бәйрәм белән укытучылар! 05.10.2011
Хөрмәтле укытучылар!Сезнең барыгызны да һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз.Сезгә авыр эшегездә сабырлык һәм түземлек,гаиләләрегездә тынычлык телибез.Безнең Кенәбаш башлангыч мәктәп-балалар бакчасының балалары укытучыларны бәйрәм белән котладылар.
-
Өлкәннәр көненә әзерләнү. 04.10.2011
Әби!Бабай! Нинди матур яңгырый бу сүзләр!Бу сүзләр “әни”,
“әти” дигән сүзләр кебек үк кадерле һәм якын.
Балалар "Дизайн" түгәрәгендә әби-бабайлары өчен бүләкләр ясадылар. Дәресләрдән соң яңа җырлар,шигырьләр һәм биюләр өйрәнделәр.