Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Карелинский детский сад общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 422253, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Карелино,улица Загидуллина д.6 |
Телефон: | +7(908)343-82-94; +7(843)-683-18-49 |
E-Mail: | dskarelino@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Карелинский детский сад" |
Руководитель: | Шайхутдинова Фидалия Фаимовна |
Год основания учреждения: | 1971 |
У нас учатся: | 67 воспитанников/ 67 бала тәрбияләнә |
У нас учат: | 11 педагог/11 педагог хезмәт куя |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Карелинский детский сад общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 21 22 23 ( 24 ) 25 26 27 28 29 30 >>
-
"Күңелле уеннар" - "Веселые игры" 29.03.2021
Без бәхетле, шат балалар,
Безнең уйнар-көләр чак.
Гел күңелле уеннар белән
Узсын безнең балачак.
Уртанчылар төркеменең саф һавада күңелле уеннары.
-
"Татар милли ризыклары" - "Татарские национальные блюда" 26.03.2021
Мәктәпкә әзерлек төркеме №1 балалары татар милли гореф-гадәтләренә хөрмәт, ихтирам һәм хезмәткә кызыксыну уяту максатыннан тозлы камырдан чәк-чәк, өчпочмак, бөккән, вак бәлеш ясап буядылар.
Воспитанники подготовительной к школе группы №1 из соленого теста сделали татарские национальные сладости и сами украсили их.
-
"Нәни чебиләр" 25.03.2021
Иң кечкенәләрнең беренче төркеме балалары иҗат конөертына әзерләнә. Алар ""Нәни чебиләр" биюен башкарырга уйлыйлар.
Дети первой группы раннего возраста готовятся выступать на концерте. Они будут танцевать "Нэни чебилэр".
-
Электрон профсоюз - Электронный профсоюз 23.03.2021
Кариле балалар бакчасы профком әгъзаларына электрон профсоюз билетлары тапшырылды.
Членам профкома Карелинского детского сада были вручены электронные профсоюзные билеты.
-
"Нәүрүз мөбарәк булсын!" 23.03.2021
Бакчабызда гөрләп Нәүрүз бәйрәме үтте! Нәүрүз - язны каршылау, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул.
В нашем детском саду был проведен праздник Науруз.Науруз - это праздник встречи весны, который проводится в канун весенних полевых работ.
-
Пожар куркынычсызлыгы кагыйдәләре - 22.03.2021
Кечкенәләр төркеме №2 балалары шырпының һәм электр приборларының куркыныч булуы турында презентация карадылар,әңгәмә ярдәмендә белемнәрен ныгыттылар.
Дети младшей группы №2 посмотрели презентацию по пожарной безопасности, с помощью беседы укрепили знания.
-
Шәҗәрә - Родословная 19.03.2021
Кечкенәләр төркеме №1 балалары гаилә, туган, нәсел төшенчәләре белән танышалар. Балалар шушы төркемгә йөрүче Хәсәнов Илзатның шәҗәрә агачы төзелешен карадылар. Алар белән "Нәрсә ул шәҗәрә?" темасына әңгәмә уздырылды.
Дети младшей группы №1 знакомятся с понятиями "семья", "родственник", "род". Они рассмотрели родословное дерево Хасанова Ильзата, который воспитывается в этой группе. Была проведена беседа на тему"Что такое родословная?"
-
Сенсор тәрбия - Сенсорное воспитание 17.03.2021
Иң кечкенәләрнең беренче төркеме балалары савыт-сабалар белән таныштылар. Аларның төсләрен атап чыктылар, предметларның исемнәрен әйтергә өйрәнделәр, ни өчен кулланылуын ачыкладылар.
Дети первой группы раннего возраста познакомились с посудой. Они называли их цвета, изучали имя предметов и их назначение.
-
Дидактик уеннарда милли бизәкләр 15.03.2021
Кечкенәләр төркеме балалары татар халкының милли киемнәре һәм милли бизәкләре белән таныштылар. Түбәтәй, читек, алъяпкыч сүзләрен активлаштырдылар, төркемнәргә бүленеп "Түбәтәйне, алъяпкычны, читекне бизә" дидактик уеннарын уйнадылар.
Дети младшей группы познакомились с национальной одеждой и национальными узорами татарского народа. Играя в дидактическую игру, украсили предметы татарского национального костюма и активизировали словарь словами: "алъяпкыч", "Түбәтәй", "Читек".
-
Каз канаты каурый-каурый... 10.03.2021
Зурлар төркеме балалары бик кызыклы, шул ук вакытта файдалы да чарада катнаштылар. Остазлары Нурия Мөбарәк кызы һәм Эльмира Анатолий кызы белән алар каз канатыннан май канаты ясадылар. Татар халкының гореф-гадәтләре турында сөйләштеләр.