Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Карадуванский детский сад комбинированного вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Катнаш төрдәге Карадуган балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422261, Республика Татарстан, Балтасинский район, дер. Карадуван, ул. Сибирский тракт, д. 38/Татарстан Республикасы, Балтач районы, Карадуган авылы, Себер тракты 38 йорт |
| Телефон: | +7(843)-683-21-29 |
| E-Mail: | ds.Karaduvan.balt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Карадуванский детский сад комбинированного вида" |
| Руководитель: | Бадрутдинова Зухра Фаритовна |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 76 воспитанников/76 бала |
| У нас учат: | 9 педагогов/9 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Карадуванский детский сад комбинированного вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Катнаш төрдәге Карадуган балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 231 232 233 234 235 236 ( 237 ) 238 239 240 >>
-
Татарча да яхшы бел, Русча да яхшы бел. Икесе дә безнең өчен Иң кирәкле затлы тел. Бүген бакчабызда "Туган тел айлыгы" кысаларында "Без - Тукай оныклары" шигырь бәйрәме булып узды. Ул бәйрәмдә безнең мәктәпкә әзерлек төркеме балалары да актив катнаштылар. Сабитов Айнур, Билалова Гүзәл, Шарипова Алисә, Хайруллина Айсинә, Корбанова Зилә шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйләп үзләренең осталыкларын күрсәттеләр һәм нәфис сүз остасы дипломнары белән бүләкләнделәр. Аларны чын күңелдән тәбрик итәбез! 24.04.2015

-
20 апрель көнне Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән Министрлыгы тарафыннан уздырылучы "Билингваль балалар бакчасы"конкурсы жюри әгъзалары Балтач районына килде.Җирәбәдә безнең Катнаш төрдәге Карадуган балалар бакчасы чыкты.Жюри әгъзалары :Мәгариф һәм фән министрлыгыннан мәктәпкәчә белем бүлеге җитәкчесе Измайлова Э.А.,"Изучаем русский язык "укыту-методик комплекты авторы Гаффарова С.М.,Казан шәһәренең 405 нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Хакимова С.И. эшебезгә уңай бәя бирделәр,балаларыбыз үзләренең белем дәрәҗәсе югары икәнен исбатлап күрсәттеләр.Конкурсның нәтиҗәсен көтәбез. 24.04.2015

-
Йөрәгемдә саклап калган идем Туган көнендә дип сөйләрмен Уралдагы урманнарда, Тукай Яши икән синең «Су анасы» ң, «Шүрале»ң. II кечкенәләр төркеме. 24.04.2015

-
Г.Тукай әкиятләренә рәсем күргәзмәсе. II кечкенәләр төркемендә Г.Тукай әкиятләренә әти-әниләр ярдәме белән рәсем күргәзмәсен оештырдык. Рәхмәт сезгә әти-әниләр! 24.04.2015

-
I кечкенәләр төркеме балалары «Без Тукай-оныклары» шигырь бәйрәмендә катнаштылар һәм Г.Тукайның «Гали белән кәжә» һәм «Маэмай» шигырьләрен сөйләделәр. 24.04.2015

-
Илдә кояш, җирдә кояш Тукай көне канат җәйгән Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген Тукай көне – безнең бәйрәм!Уртанчылар торкеме 24.04.2015

-
Очень приятно получать диплом за активное участие в конкурсе. Не только мы любим мультфильмы, но и наши родители вместе с нами смотрят, обсуждают и рисуют, а совместные усилия никогда не пропадают. 22.04.2015

-
I кечкенәләр төркеме әти-әниләре белән Г.Тукай айлыгында «Тукай безнең күңелләрдә» темасына рәсем күргәзмәсе оештырдык. 20.04.2015

-
Уртанчылар төркемендә 1 категорияле тәрбияче Галимова Э.Г. кул чуклары хәрәкәтен үстерүче уеннарны уйнатканда әти-әниләр дә кызыксынып күзәтәләр. 16.04.2015

-
Бөек шагыйрь. II кечкенәләр төркеме Г.Тукай иҗаты белән танышуны дәвам итә, әкиятләрен укый. 15.04.2015









