муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
E-Mail: | jang-04@mail.ru, Sya.Blt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
Год основания учреждения: | 1934 |
У нас учатся: | 113 учащихся, 32 воспитанника/113 укучы, 32 бала |
У нас учат: | 20 учителей, 4 воспитателя, 1 совместитель/20 укытучы, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе». - новости
Страницы: << 101 102 103 104 ( 105 ) 106 107 108 109 110 >>
-
Балалар куркынычсызлыгы айлыгы дәвам итә. 10.09.2018
Бүген 1 сыйныф укучыларына яктылык кайтаргыч элементлар таратылды.Әлеге элементларны һәр укучынын киеменә яки сумкасына беркетергә тиешлеге һәм анын нәрсә өчен кирәклеге анлатылды.
-
"1 сыйныф укучысына мәктәпкә исән-имин килергә ярдәм ит!" акциясе узды. 10.09.2018
Бүген 1 сыйныф укучыларына юл йөрү кагыйдәләре, мәктәпкә килгәндә һәм киткәндә кайсы юлдан йөрүнең уңайлы икәнлеге аңлатылды. Шулай ук урамдагы юл билгеләре белән танышу оештырылды.
-
Үзидарә җыены узды. 07.09.2018
Бүген "Хыял" балалар оешмасында үзидарә җыены узды. Укучылар үзидарәдә үзара эш бүлештеләр, уку елына эшләр планлаштырдылар.
-
Очрашу 05.09.2018
Бүген безгә кунакка район полиция бүлеге хезмәткәре Лилия Мухаметовна килде. Ул балалар куркынычсызлыгы айлыгы кысаларында укучыларга куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерде. Шулай ук юл йөрү кагыйдәләрен даими үтәргә кирәклеген аңлатты,1 сыйныф укучыларына яктылык кайтаргыч элементлар бүләк итте, укучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде.
-
Балалар куркынычсызлыгы айлыгы бара. 03.09.2018
Район күләмендә 15 августан-20 сентябрьгә кадәр "Балалар куркынычсызлыгы айлыгы" бара. Бүген иртәнге линейкада укучыларга әлеге айлык дәвамында узачак чаралар, куркынычсызлык кагыйдәләре аңлатылды.
-
"Бәйрәм белән, укытучым!" акциясе узды. 01.09.2018
Белем бәйрәме уңаеннан "Бәйрәм белән,укытучым!" акциясе узды. Акция барышында укучылар мәктәптә эшләп лаеклы ялга чыккан укытучыларны һәм техник хезмәткәрләрне бәйрәм котлап открыткалар һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар. Шулай ук мәктәпкә бәйрәмгә килгән өлкән буын өчен чәй табыны оештырылды.
-
Тынычлык дәресләре узды. 01.09.2018
Бүген укучыларга тәүге дәрес итеп "Тынычлык" дәресләре уздырылды. Дәрес барышында илебез тарихы, бүгенге матур тормышның нәрсәләр бәрабәренә яулануы, дәүләт символлары искә төшерелде, презентацияләр күрсәтелде.
-
Белем бәйрәме-2018 01.09.2018
Буген мәктәбебездә бәйрәме узды. Мәктәп укучыларның шат авазына кумелде.Бәйрәмдә кулларына чәчәк бәйләмнәре тоткан укучылар, әти-әниләр, шушы мәктәптә узенең хезмәт юлын узган өлкән буын, шулай ук бүгенге көндә балаларга белем бирүче укытучылар, авылыбыз җитәкчеләре һәм район кунаклары катнашты. Катнашучы һәркем укучыларга һәм укытучыларга уңышлы уку елы теләде.
-
Август киңәшмәләре башланды 14.08.2018
Укытучыларның август конференциясе мәгариф хезмәткәрләре тарафыннан көтеп алган бәйрәм булып кабул ителә. Биредә алар хезмәттәш дуслары белән очрашалар, яңаларын табалар тәҗрибә уртаклашалар.13 -20 август көннәрендә Балтач районы мәктәпләре базаларында педагогларнын август киңәшмәлэре башланып китте. Киңәшмәдә укытучылар мәгариф идарәсе методистлары белэн берлектэ 2017-2018 елда эшләнгән эшләргә йомгак ясап, яңа уку елына яңа максатлар, бурычлар куя , методик берләшмәлэрнең 2018-2019 уку елына эш планнары кабул ителә.
-
Чыгарылыш-2018 27.06.2018
Бүген 11 сыйныф укучылары өчен чыгарылыш кичәсе узды. 5 укучы кулларына өлгергәнлек аттестатлары алып олы тормыш юлына аяк бастылар.