МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Балтач гимназиясе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт Балтаси, ул. Наримана, д. 108 |
| Телефон: | +7(843)-682-59-58; факс: 2-47-90 |
| E-Mail: | G.Blt@tatar.ru, baltasigim@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Балтасинская гимназия» |
| Руководитель: | Миннемуллин Айгиз Рафилович |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 580 обучающихся/ 580 укучы |
| У нас учат: | 60 учителя/ 60 укытучы |
МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Балтач гимназиясе» - новости
Страницы: << 71 72 73 ( 74 ) 75 76 77 78 79 80 >>
-
Балтач гимназиясе үзенең 30 еллык юбилеен каршы алды 06.11.2025

Бүген Балтач гимназиясе үзенең 30 еллык юбилей бәйрәмен үткәрде. Искиткеч матур тантаналы кичә әзерләгәннәр. Елаттылар да, җырлаттылар да. Остазларын хөрмәтләделәр, талантлы карлыгачларын да дәшкәннәр. Чит илләрдән кадәр котлаулар яңгырады. Горурлана-горурлана концерт куйды балалар. Район җитәкчелеге исеменнән Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илшат Галимуллин котлады, гимназия эшчәнлегенә югары бәя бирде, яңа үрләргә рухландырды, зурдан-зур уңышлар теләде. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Ринат Мөхәрләмов үзенең биредә укып чыккан, эшләгән, директор булган елларын сагынып искә алды, хезмәт баскычларыннан үстергән гимназиясе белән горурлануын белдерде.
-
Викторина 06.11.2025

6 ноября - День Конституции Республики Татарстан. Участники «Движение Первых» «Балтасинского детского сада номер № 5» совместно с активистами «Движение Первых» Балтасинской гимназии провели викторину на тему «Я гражданин – Татарстана».
6нчы ноябрь - Татарстан Конституциясе көне. Логопед төркеменең «Алдынгылар хәрәкәте»ндә катнашучылар Балтач гимназиясе активистлары белән бергә «Мин - Татарстан гражданины» - дип исемләнгән викторинада катнаштылар.
-
Бүген Балтач гимназиясе үзенең 30 еллыгын үткәрде 06.11.2025

Искиткеч матур тантаналы кичә әзерләгәнннәр. Елаттылар да, җырлаттылар да. Остазларын хөрмәтләделәр, талантлы карлыгачларын да дәшкәннәр. Чит илләрдән кадәр котлаулар яңгырады. Горурлана-горурлана концерт куйды балалар. Район җитәкчелеге исеменнән Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илшат Солтанов котлады, гимназия эшчәнлегенә югары бәя бирде, яңа үрләргә рухландырды, зурдан-зур уңышлар теләде. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Ринат Мөхәрләмов үзенең биредә укып чыккан, эшләгән, директор булган елларын сагынып искә алды, хезмәт баскычларыннан үстергән гимназиясе белән горурлануын белдерде. Әлеге юбилей тантанасында кешелеклелек төшенчәсен чагылдырган мизгел булып алды: зал аягүрә басып укытучы Венера Мостафинаның шигырен тыңлады - ул мәрхүм булган гимназия укытучыларына, укучыларына, махсус хәрби операциядә мәңгелеккә башларын салган егетләргә багышланган иде. Вакытсыз югалткан иптәшләрен, егетләрне-кызларны тамашачы бер минут тынлык белән искә алды. Гимназияне тәмамлап, югары уку йортларында белем алучы егетләр-кызлар видеоэлемтә аша ялкынлы чыгышлар ясады. Гимназия карлыгачлары, җыр сәнгате әһелләре Миләүшә Сафина, Зилә Хәмитова, Зәлия Әүбәкирова, Нәргизә Борһанова, Радик Шакировның җырлары ямь өстенә ямь бирде. Гимназиянең кадерле кунакларыннан - мәгариф ветераны Фирая Габдрахманова лаеклы ялдагы укытучылар исеменнән котласа, Казан инженерлык лицее директоры Венера Хәйретдинова Балтач гимназиясен партнерлар буларак тәбрикләде, бары тик җылы сүзләр, матур фикерләр күңелне иркәләде. «Югалма» дигән җыр белән тәмамланды концерт. «Сез салган нигездә эшлибез, сез салган сукмактан атлыйбыз, сез калдырган мирасны акларга тырышабыз», диде директор Айгиз әфәнде бәйрәм азагында өлкәннәрен зурлап, хөрмәтләп һәм дә мөхтәрәм коллегаларына, әти-әниләргә ихтирамын белдереп. ("Хезмәт" газетасы)
-
Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән!/С Днем Конституции Республики Татарстан! 06.11.2025

Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән!
С Днем Конституции Республики Татарстан!
-
Футбол буенча район беренчелеге 05.11.2025

Балтач спорткомплексында футбол федерациясе призына 2012-2013нче елда туган егетләр арасында футбол буенча район беренчелеге булып узды.
I урын - Балтач гимназиясе
Иң яхшы капкачы - Гарипов Илназ
Котлыйбыз! Афәрин! -
Поздравляем с Днем народного единства!/Халыклар бердәмлеге көне белән! 04.11.2025

Поздравляем с Днем народного единства!
Халыклар бердәмлеге көне белән!
-
«Мөнәҗәтләр - гаилә бизәге» бөтенроссия бәйгесе 03.11.2025

3нче ноябрь көнне, «Эмиз» банкетлар залында «Мөнәҗәтләр - гаилә бизәге» бөтенроссия бәйгесенә йомгак ясалды. Соло номинациясендә 8-14 яшьлекләр арасында Фәйзрахманова Әдилә Рафил кызы 1нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Афәрин, алга таба да зур уңышлар телибез.
-
Уважаемые выпускники и гости! 01.11.2025

Приглашаем всех выпускников и гостей на юбилейное торжество. Мы рады пригласить вас на празднование 30-летия Балтасинской гимназии. Это событие станет прекрасной возможностью встретиться с друзьями, вспомнить школьные годы и насладиться атмосферой былых времен. Приходите вместе с семьями и друзьями, ведь наша гимназия - это большой дружный коллектив, объединяющий поколения учеников и педагогов.
-
Акция, объединяющая сердца 31.10.2025

Активисты первичного отделения Движение Первых вместе с советником по воспитательной работе и педагогом-организатором недавно организовали в стенах нашей гимназии яркую и запоминающуюся акцию, посвящённую Дню народного единства. Этот праздник, отмечаемый ежегодно 4 ноября, напоминает нам о важности сплочённости и взаимопонимания среди всех народов России. Мероприятие было направлено на укрепление патриотического сознания молодёжи, формирование уважительного отношения к традициям разных этнических групп и воспитание чувства гордости за свою страну. Организаторы мероприятия выразили надежду, что подобные инициативы будут способствовать развитию толерантности и уважения друг к другу, укреплению межнационального согласия и единения. Мы благодарим наших активистов и педагогов за вдохновляющий пример активной гражданской позиции и надеемся, что эта акция станет доброй традицией.
-
Йөзү буенча Балтач районы беренчелеге 31.10.2025

Дулкын бассейнында 2010нчы елда туган һәм аннан яшьрәк кызлар һәм егетләр арасында йөзү буенча Балтач районы беренчелеге утте.
50 метр ирекле стиль һәм аркада йөзү:
III урын - Маннапов Ильдан
50 метр ирекле стиль:
II урын - Шаров Илья
50 метр аркада йөзү:
II урын - Шаров Илья
100 метр ирекле стиль:
II урын - Гарипов Илназ
100 метр ирекле стиль:
II урын - Гарипов Илназ
50 метр ирекле стиль һәм аркада йөзү:
I урын - Зарипова Мәрьям
II урын - Габдрахманова Элина
100 метр ирекле стиль һәм аркада йөзү:
I урын - Гарәфиева Әдилә
50 метр баттерфляй:
I урын - Зарипова Нәргизә
III урын - Габдрахманова Мәдинә
100 метр ирекле стиль:
I урын - Зарипова Нәргизә
II урын - Габдрахманова Мәдинә
III урын - Шәрипова Назлыгөл
100 метр ирекле стиль һәм аркада йөзү:
I урын - Хәйретдинова Иркә
Җиңүчеләрне котлыйбыз!














