МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Балтач гимназиясе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт Балтаси, ул. Наримана, д. 108 |
| Телефон: | +7(843)-682-59-58; факс: 2-47-90 |
| E-Mail: | G.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Балтасинская гимназия» |
| Руководитель: | Миннемуллин Айгиз Рафилович |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 594 обучающихся/ 594 укучы |
| У нас учат: | 57 учителя/ 57 укытучы |
МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Балтач гимназиясе» - новости
Страницы: << 551 552 ( 553 ) 554 555 556 557 558 559 560 >>
-
Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз 28.10.2016

6 нчы В сыйныфы укучылары бүген гади, әмма кирәкле эшне үзләре башкарып карады. Әниләр ярдәме белән, алар төймә тактылар. “Нәрсәсе бар аның” дигән кыяфәт белән башланган эш, малайлар уйлаганча җайлы гына килеп чыкмады. Әниләрнең, санап бетергесез эшләре арасында, төшкән төймәне тагып бирүе моңарчы сизелми дә калган булса, эшләп караганда шактый вакытны алды. Төймәне иң шәп тагучылар да ачыкланды. Моңа 5 малай лаек булды һәм бүләкләнде. Ә “иң зур бүләк”- Әниләрнең эшен әз булса да киметерлек яңа һөнәрле булу. Осталык дәресе үткәргән Ләйсән һәм Мәдәния ханымнарга малайлар рәхмәтләрен җиткерделәр.
-
Әти-әниләр җыелышы 26.10.2016

26нчы октябрьдә 8нче б сыйныфы әти-әниләре өчен, педагог-психолог Әнисә Рәсимовна катнашында, "Бала һәм әти-әни мөнәсәбәтләрендә җаваплылык" темасына җыелыш үткәрелде. Әти-әниләр үзләрен борчыган мәсьәләләр турында фикер алыштылар, Ә.Р.Җәләлова үткәргән тренингларда катнашып, үзләренә файдалы мәгълүматлар алдылар.
-
“Китапка икенче тормыш бүләк ит” хәйрия акциясе 25.10.2016

“Китапка икенче тормыш бүләк ит” хәйрия акциясенә нәтиҗә ясалды. Әлеге акциядә 550 китап тапшырылды. Акциядә иганачеләр дә, укытучыларда, укучылар да бик теләп катнаштылар. Актив укучылар грамота белән бүләкләнделәр.
-
"Тамчы - шоу" 25.10.2016

Без, “Балтач гимназиясенең” 6нчы А сыйныфы укучылары, октябрьнең бер матур якшәмбесендә Казанга бардык. Программабыз бик эчтәлекле иде.Беренче эш итеп ашап алырга уйласак та, без ашарга керергә уйлаган кафелар ачык булмады. Рухи азык эзләп, Салих Сәйдәшев музеена кердек. Музейда бик кызык булды. Экскурсовод апа безгә Салих Сәйдәшев турында бик күп мәгълүмәт бирде, өстәвенә музей хезмәткәре һөнәре турында да сөйләде.
Аннан соң тамак ялгап алдык һәм Казанга килүебезнең төп максаты - "ТНВ" телеканалының студиясенә кердек. Анда "Тамчы - шоу" дип исемләнгән халыкара танып - белү бәйгесендә катнаштык. Бәйгенең барышы да, аны төшерү процессы да безнең өчен бик кызыклы булды. Алып баручы Әдилә апага барыбыз да гашыйк булдык. Уенда без “Умырзая” командасы - беренче урын яулап алдык, ә “Кашкарый”лар, бездән әз генә калышып, икенче урынга лаек булдылар. Бу бәйгедә катнашу безгә- уенчыларга да, тамашачы –классташларыбызга да ошады. Тагын шулай бергәләп шундый бәйгеләрдә катнашсак иде! -
Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс 24.10.2016

24нче октябрь көнне 8нче б сыйныфы укучылары автосервисларда эшләүчеләр хезмәте белән таныштылар. Малайлар оешмада эшләүчеләрнең күпме хезмәт башкаруларын күреп, егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз икәнлегенә инандылар.Алар машиналарга ремонт ясау турында бик кызыксынып тыңладылар. Илнар һәм Булат абыйлары машина тәгәрмәчләрен алыштырып, тигезлеген көйләп күрсәткән мастер-класс укучылар күңелендә озак сакланыр.
-
Мастер - класс 24.10.2016

Во 2а и 3а классах был проведён мастер-класс, как можно сделать мыло для рук в домашних условиях. На встречу была приглашена Бадикова Лилия Зуфаровна, которая познакомила ребят со своим хобби-изготовлением мыла. Лилия Зуфаровна рассказала, где нужно брать основу для работы, которые можно приобрести в Казани. Дальше для аромата нужны красители, которые можно заказать по почте. Ребятам встреча запомнится надолго. Каждому ученику захотелось самому сделать своё мыло. Поэтому договорились ещё об одном мастер-классе через несколько недель.
-
"Лыжные гонки" 18.10.2016

Учащиеся гимназии, воспитанники кружка «Лыжные гонки» по руководством Аскарова Р.Р., приняли участие в Республиканском открытом личном первенстве по лыжероллерной гонке среди лыжников-гонщиков. Первенство организовал и провел ООО «Металл» Арского муниципального района. Здесь были и спортсмены из Чувашской республики, Марийской республики. Наши участники достойно представив не только гимназию, но и Балтасинский муниципальный район приехали с победами! Поздравляем и желаем дальнейших успехов!
-
Музейларда - тарих 18.10.2016

18нче октябрь көнне 8нче б сыйныфы укучылары Карадугандагы герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм Себер тракты музеена экскурсиягә бардылар. Укучылар Җәлил һәм аның көрәштәшләре, авыл, район тарихы турында файдалы һәм бай мәгълүматлар ишеттеләр. Шулай ук музей хезмәткәрләренең бик тә җаваплы, четерекле һәм кызыклы да һөнәр ияләре икәнен белделәр.
-
Дөрес туклану–сәламәт яшәүнең нигезе 17.10.2016

Дөрес туклану–сәламәт яшәүнең нигезе. 8нче б сыйныфында чираттагы класс сәгате шул темага үткәрелде. Гимназиянең шәфкать туташы М.А.Ибраһимова укучыларга сәламәт туклану рәвеше турында сөйләде. Балалар кибет киштәләрендәге ялтыравыклы кәгазьләргә төрелгән ризыкларга караганда, әниләре пешергән һәм мәктәп ашханәсендә әзерләнгән ашларның бик күпкә файдалырак булуы турында белделәр.
-
Классный час 14.10.2016

В 7 А классе прошел классный час, где обсуждали тему здорового питания. В ходе классного часа учащиеся просмотрели видеоролик, о проведенном в одной из школ опытов с чипсами, кириешками и другими вредными продуктами для человека. Детям было над чем призадуматься.














