МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Балтач гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
Адрес: | 422250, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт Балтаси, ул. Наримана, д. 108 |
Телефон: | +7(843)-682-59-58; факс: 2-47-90 |
E-Mail: | G.Blt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Балтасинская гимназия» |
Руководитель: | Миннемуллин Айгиз Рафилович |
Год основания учреждения: | 1995 |
У нас учатся: | 593 обучающихся/ 593 укучы |
У нас учат: | 57 учителя/ 57 укытучы |
МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Балтач гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << ( 41 ) 42 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
Балтач гимназиясендә театр коллективлары җиңүләр яулый 12.03.2025
Бүгенге көндә педагог алдында торган төп бурычларның берсе - һәрьяктан камил булган зыялы шәхес тәрбияләү. Ә ул, үз чиратында, туган телебезне яратучы, үз халкының мәдәниятын, гореф-гадәтләрен, иң күркәм йолаларын, тарихын хөрмәт итүче булырга тиеш. Моңа ирешүнең төрле юллары бар. Шуларның берсе - баланы сәхнәгә тарту. 2024нче елдан мин Балтач гимназиясендә «Хыял» театр түгәрәген оештырырга булдым. Чыннан да, сәхнә баланы шәхес буларак формалаштыруда ярдәм итә. Беренчедән, түгәрәккә йөргән баланың ана теленә мөнәсәбәте үзгәрә, бала матур һәм дөрес итеп сөйләшергә өйрәнә. Икенчедән, укучыда аудитория алдында үзен иркен тоту, югалып калмау, кыю булу кебек матур сыйфатлар тәрбияләнә. Өченчедән, түгәрәк - ата-аналар белән элемтәне ныгыту өчен дә бик тә нәтиҗәле юл.
Мәктәптә театр түгәрәге оештыру җиңел дә, шул ук вакытта бу эшнең үз кыенлыклары да бар. Җиңел, чөнки балаларга артист булып карау, сәхнәдә чыгыш ясау бик ошый. Сәхнә югарылыгында бер уңыш казандыңмы, ул сине тылсымлы көче белән үзенә тартып тора. Авыр, чөнки уңышка ирешү өчен, укытучы үзе билгеле бер күнекмәләргә ия булырга тиеш. Бала репликаларны, хәрәкәтләрне башта җитәкчесе артыннан кабатлый, аннан соң гына мөстәкыйльлеккә өйрәнә башлый. Түгәрәк җитәкчесенең психолог булуы да мөһим. Бер генә баланы да, таланты юк дип, кире борырга ярамый. Беренчедән, баланың сәләте тиз генә ачылап китмәскә мөмкин, икенчедән, сәләтсез дип табылган очракта да, син балага катлаулы булмаган роль бирәсең икән, ул киләчәктә синең уң кулыңа әйләнергә мөмкин. Балалар эшчәнлеген хуплау, аларга тиешле бәя, көч, дәрт бирә белү зур әһәмияткә ия. Башлаган эшне ахырына кадәр җиткерү дә бик мөһим. Ярты юлда торып калдыңмы, икенче вакытта бала сиңа инде ышанмаячак, түгәрәккә килмәячәк.
Күптән түгел оешкан «Хыял» театр төркеменең үзенең уңышлары да бар. Театр түгәрәгенә йөрүче балалар сәләтле балаларны барлау, аларда татар телен үстерүгә кызыксындыру уяту максатыннан уздырылган республикакүләм «Сәйяр» балалар һәм яшүсмерләр театрлары фестиваленең район этабында катнашып, үз көчләрен сынадылар. Укучылар үзләренең сәләтләрен, иҗади мөмкинлекләрен дәлилләп, уңышлы чыгыш ясадылар. «Хыял» төркеме Кояш Тимбикованың «Алтын алмалар» спектаклен уйнап, беренче урынга лаек булды. Драма түгәрәгенең төп максаты - булачак артистлар әзерләү түгел, ә баланы катлаулы базар икътисады шартларында тормышка яраклашырга өйрәтү. Бүген лаеклы хезмәт урыны табу өчен, югары белемле булуың өстенә, матур итеп сөйләшә белү, фикереңне аңлаешлы, ачык итеп әйтеп бирә белү, үзеңне ышанычлы, тәвәккәл, тәрбияле итеп тота белү дә кирәк. Балада шушы тормышчан сыйфатларны тәрбияләүдә үземнең өлешемне кертәм икән, димәк, минем хезмәтем бушка түгел, дип яза Рәйсә Васил кызы Шәрипова Балтач гимназиясе укытучысы. -
Театр коллективлары 12.03.2025
Сәхнә югарылыгында бер уңыш казандыңмы, ул сине тылсымлы көче белән үзенә тартып тора. Балтач гимназиясенең «Хыял», «Хыялый тургай», «Сәйлән» театр коллективлары сәләтле балаларны барлау, аларда татар телен үстерүгә кызыксындыру уяту максатыннан уздырылган республикакүләм «Сәйяр» балалар һәм яшүсмерләр театрлары фестиваленең район этабында катнашып, үз көчләрен сынадылар. Укучылар үзләренең сәләтләрен, иҗади мөмкинлекләрен дәлилләп, уңышлы чыгыш ясадылар. «Хыял» төркеме Кояш Тимбикованың «Алтын алмалар» спектаклен уйнап, беренче урынга лаек булды. «Хыялый тургай» төркеме исә Туфан Миңнуллинның «Җанкисәккәем» спектакленнән өзекне уйнап, шулай ук, үз номинаөцияләрендә беренче урынга лаек булдылар. «Сәйлән» төркеменә Шамил Фәхретдиновның «Әптери солдат маҗаралары»ннан өзек уйнаулары өчен өченче урын бирелде. Укучыларга зона этабында уңышлар телибез. Җитәкчеләре Хәкимҗанова Алсу Илдаровна, Шәрипова Рәисә Василовнага рәхмәтләребезне җиткерәбез, иҗат уңышлары телибез. Балтач гимназиясе администрациясе
-
Итоги проведения муниципального этапа Всероссийского конкурса литературного творчества «Человек доброй воли» 11.03.2025
Был проведен муниципальный этап Всероссийского конкурса литературного творчества «Человек доброй воли». Закирова Рузанна, ученица 9 А класса, стала победителем в муниципальном этапе Всероссийского конкурса литературного творчества «Человек доброй воли» в направлении «Стихотворение», руководитель: Галлямутдинова Г.М. Поздравляем!
-
Акция «Сохраним деревья» 11.03.2025
Активисты первичного отделения Движение Первых «Реал» провели акцию по сбору макулатуры «Сохраним деревья». Сегодня Орлята России совместно с родителями приняли участие в акции. Выражаем огромную благодарность за участие.
-
Итоги «Боевые листки»/«Сугышчан кәгазьләр» нәтиҗәләре 10.03.2025
Итоги подводились на основании принятых критериев, таких как грамотность, информативность, полнота раскрытия темы, красочность и аккуратность.
I место - 3 А, 3 Б, 4 И, 5 А классы;
II место - 1 А, 2 А, 6 Б классы;
III место - 2 И, 5 Б, 6 И, 7 И классы.
Поздравляем! Молодцы!Нәтиҗәләр грамоталылык, мәгълүматлылык, теманы тулысынча ачу, матурлык һәм төгәллек кебек кабул ителгән критерийлар нигезендә ясалды.
I урын - 3нче А, 3нче Б, 4нче И, 5нче А сыйныфлары;
II урын - 1нче А, 2нче А, 6нчы Б сыйныфлары;
III урын - 2нче И, 5нче Б, 6нчы И, 7нче И сыйныфлары.
Котлыйбыз! Афәрин! -
«Зарница - 2025»/«Аҗаган - 2025» 10.03.2025
Итоги «Зарницы - 2025»:
I место - 5 Б, 9 А, 10 А классы;
II место - 7 И, 8 А классы;
III место - 7 А, 7 Б классы.
Поздравляем! Молодцы!«Аҗаган - 2025» нәтиҗәләре:
I урын - 5нче Б, 9нчы А, 10нчы А сыйныфлары;
II урын - 7нче И, 8нче А сыйныфлары;
III урын - 7нче А, 7нче Б сыйныфлары.
Котлыйбыз! Афәрин! -
Итоги конкурса инсценированных военно – патриотических песен/Сәхнәләштерелгән хәрби – патриотик җырлар бәйгесе нәтиҗәләре 10.03.2025
Итоги конкурса инсценированных военно – патриотических песен:
I место - 3 Б, 4 А классы;
II место - 2 А, 5 Б классы;
III место - 3 А класс.
Поздравляем! Молодцы!Сәхнәләштерелгән хәрби - патриотик җырлар бәйгесе нәтиҗәләре:
I урын - 3нче Б, 4нче А сыйныфлары;
II урын - 2нче А, 5нче Б сыйныфлары;
III урын - 3нче А сыйныфы.
Котлыйбыз! Афәрин! -
Итоги конкурса «Строя и песни»/«Атлау һәм җыр» бәйгесе нәтиҗәләре 10.03.2025
По традиции в гимназии прошёл смотр строя и песни, посвящённый Дню защитника Отечества, в котором приняли участие ученики 6-11 классов.
I место - 8 В, 11 Б классы;
II место - 7 И, 11 А классы;
III место - 8 Б класс.
Поздравляем! Молодцы!Традиция буенча гимназиядә 6-11нче сыйныф укучылары катнашында Ватанны саклаучылар көненә багышланган хәрби атлау һәм җыр бәйгесе үткәрелде.
I урын - 8нче В, 11нче Б сыйныфлары;
II урын - 7нче И, 11нче А сыйныфлары;
III урын - 8нче Б сыйныфы.
Котлыйбыз! Афәрин! -
«Разговоры о важном» 10.03.2025
«Разговоры о важном» 10 марта посвятили развитию массового спорта в России и его влиянию на качество жизни граждан. Со школьниками поговорили о пользе, которую приносит регулярная физическая нагрузка, о влиянии спорта на характер человека, его умении работать в команде и справляться со стрессом. Ребят также познакомили с историей некоторых крупных спортивных мероприятий, которые проводятся в нашей стране. Помимо этого, учащимся рассказали о комплексе «Готов к труду и обороне» (ГТО). Занятие прошло в формате познавательной беседы с использованием интерактивных материалов.
-
Социально-ориентированная игра «Пробуди природу от зимней спячки» 10.03.2025
В подготовительной группе детского сада № 5 провели социально-ориентированную игру «Пробуди природу от зимней спячки», посвящённую Всемирному дню дикой природы. Активисты первичного отделения Движения Первых рассказали детям о Красной книге, смотрели презентацию и играли в разные игры.