МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Балтач гимназиясе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт Балтаси, ул. Наримана, д. 108 |
| Телефон: | +7(843)-682-59-58; факс: 2-47-90 |
| E-Mail: | G.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Балтасинская гимназия» |
| Руководитель: | Миннемуллин Айгиз Рафилович |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 594 обучающихся/ 594 укучы |
| У нас учат: | 57 учителя/ 57 укытучы |
МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Балтач гимназиясе» - новости
Страницы: << 401 402 403 404 405 ( 406 ) 407 408 409 410 >>
-
«Китапханәне баетам» акциясе 19.02.2021

Февраль аенда гимназиядә «Китапханәне баетам» акциясе итеп игълан ителде. Акциядә башлангыч сыйныф укучылары актив катнаша.
Роно методисты Гарипова Эльмира Рафиковнага бу акциядә катнашканы өчен аеруча зур рәхмәтебезне белдерәбез. -
Муниципальный этап республиканского конкурса «Замечательный вожатый – 2021»/«Иң яхшы вожатый – 2021» республика конкурсының муниципаль этабы 18.02.2021

В феврале был проведен муниципальный этап республиканского конкурса «Замечательный вожатый – 2021». Габделганиев Расиль ученик 8б класса занял 2 место. Поздравляем Расиля и его руководителя Шарипову Р.Р. Молодцы!
Февраль аенда «Иң яхшы вожатый – 2021» республика конкурсының муниципаль этабы үткәрелде. 8нче б сыйныф укучысы Габделганиев Рәсил 2 урынны яулады. Рәсилне һәм аның җитәкчесе Шарипова Р. Р. котлыйбыз! Афәрин!
-
Әдәби бал 18.02.2021

Җылылык, матурлык, яшьлек....
Күңелдә кайнаган бу хисләрне сүзләр белән генә әйтеп бетерергә мөмкинме соң? Йөрәкләр башкача типте, күңелләр башкача уйланды. Укытучылар яшьлеккә кайтса, укучылар бүген бу вакыйганың төп катнашучылары булуларына чын күңелләреннән шатланды. Нинди вакыйгамы? Әдәби бал (Литературный бал)... Зал матур итеп бизәлгән, күз явын алырлык егетләр һәм кызларның елмаюлы йөзләре күңелгә җылылык өсти.
Сәхнәдә әле генә вальс әйләнсәләр, шул минутта романс яңгырый башлый, биюләр: полонез, кадриль, мазурка берсен – берсе алыштырып җилкендерә, дөньяны оныттыра. Балдан һәр кеше җылы күңел һәм чиста хисләр белән таралды.
Искиткеч бәйрәм өчен рус теле һәм әдәбияты укытучыларына зур рәхмәт. -
Муниципальная олимпиада по русскому языку/ Рус теле фәне буенча муниципаль олимпиада 18.02.2021

Гарифуллина Язиля ученица 2Б класса, Гарапшина Альмира ученица 2И класса, Елгашов Егор ученик 3И класса стали призерами муниципальной олимпиады по русскому языку.
Поздравляем! Молодцы!2нче Б сыйныфы укучысы Гарифуллина Язилә, 2нче И сыйныфы укучысы Гарапшина Альмира, 3нче И сыйныфы укучысы Елгашов Егор рус теле фәне буенча муниципаль олимпиадасы призерлары булдылар.
Котлыйбыз! Афәрин! -
Муниципальная олимпиада по математике/ Математика фәне буенча муниципаль олимпиада 18.02.2021

Гарифуллина Язиля ученица 2Б класса, Галимов Амирхан ученик 2А класса, Закирова Диля ученица 3Б класса стали призерами муниципальной олимпиады по математике.
Поздравляем! Молодцы!2нче Б сыйныфы укучысы Гарифуллина Язилә, 2нче А сыйныфы укучысы Галимов Амирхан, 3нче Б сыйныфы укучысы Закирова Дилә математика фәне буенча муниципаль олимпиадасы призерлары булдылар.
Котлыйбыз! Афәрин! -
Интеллектуальная игра / Интеллектуаль уен 17.02.2021

Поздравляем с победой команду учителей в интеллектуальной игре среди педагогов района «Дәрья - Океан » по произведению А.С.Макаренко «Педагогическая поэма».
Укытучылар командасын «Дәрья - Океан » район педагоглары арасында А.С. Макаренконың «Педагогик поэма» әсәре буенча интеллектуаль уенда җиңүләре белән котлыйбыз.
-
Муса Җәлил музеена сәяхәт 17.02.2021

Балтач гимназиясенең 1нче инженер сыйныфында укучылар Карадуган авылындагы М. Җәлил музеенда экскурсиядә булды. Биредә укучыларга герой- шагыйрьнең тормыш юлы, батырлыгы, шигырьләре турында сөйләделәр, кызыклы экспонатлар белән таныштырдылар. Балалар М.Җәлилнең шигырьләрен яттан сөйләделәр. Шулай ук Себер тракты музее экспонатларын да карадылар. Ахырдан Зарипова Гүзәлия әзерләгән табында тәмле коймаклар, кайнатмалар белән сыйландылар. Бу сәяхәтне оештырган Зарипова Гүзәлиягә, гаиләсенә, музей җитәкчесе Фирая ханым Зыятдиновага, музей хезмәткәрләренә зур рәхмәт.
-
Герой - шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел 16.02.2021

15 нче февраль - герой - шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел . Шул уңайдан гимназиядә «Үлемсезлеккә юл» дигән әдәби чара үткәрелде. 6нчы сыйныф укучылары, Җәлилнең тормышы һәм иҗаты турында фильм карап, белемнәрен тагы да ныгыттылар, шигырьләрен, җырларын тыңладылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар. Китапханәче Асия Гыйльфановна шагыйрь иҗатына багышланган күргәзмә белән таныштырды, балалар өчен язылган шигырьләрен укыды. Туган тел һәм әдәбият дәресләрендә батыр шагыйрь, аның иҗаты турында әңгәмәләр оештырылды.
-
Герой - шагыйрь Муса Җәлил тууына 115 ел булуга багышланган әдәби – музыкаль кичә 16.02.2021

16нчы февраль көнне башлангыч сыйныф укучылары өчен герой - шагыйрь Муса Җәлил тууына 115 ел булуга багышланган әдәби – музыкаль кичә үтте. 3нче И һәм 4нче Б сыйныф укучылары Муса Җәлилнең тормыш юлы белән таныштырдылар. Иҗаты белән танышу укучылар өйрәнгән шигырьләре белән үрелеп барылды. Чара бер минут тынлык һәм «Салют сиңа, Муса Җәлил» җыры белән тәмамаланды.
-
Встреча/Очрашу 15.02.2021

15 февраля в Центральной библиотеке для 8-х классов была организована встреча с ветеранами Афганской войны Галимовым Ф.Г. и Шарифуллиным Ф.Г.
15нче февраль көнне Үзәк китапханәдә 8 нче сыйныф укучылары өчен Әфган сугышы ветераннары Галимов Ф. Г. һәм Шәрифуллин Ф. Г. белән очрашу оештырылды.














