МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Балтач гимназиясе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт Балтаси, ул. Наримана, д. 108 |
| Телефон: | +7(843)-682-59-58; факс: 2-47-90 |
| E-Mail: | G.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Балтасинская гимназия» |
| Руководитель: | Миннемуллин Айгиз Рафилович |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 594 обучающихся/ 594 укучы |
| У нас учат: | 57 учителя/ 57 укытучы |
МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Балтач гимназиясе» - новости
Страницы: << 251 ( 252 ) 253 254 255 256 257 258 259 260 >>
-
Экскурсия 27.09.2023

4нче И сыйныфы укучылары алдынгы «Кызыл юл» җәмгыятенең Чутай авылында урнашкан Мегафермасында экскурсиядә булып, кибет киштәләрендә сатылучы сөт ризыкларының «чишмә башы»н күреп кайтты.
Алдынгы карашлы җәмгыять рәисе Фердинанд Хәйруллин балаларны мул табыннар белән каршы алды. Кайнар ризык ашап, тәмле коймаклар белән чәй эчкәннән соң, балалар савым каруселенә юнәлде. Торакларга керешли үк аяк киемнәрен дезинфекцияләп, карусельле зур залга үттеләр, ә биредә сөтлебикәләр ипләп кенә карусель әйләнә - сөт тапшыра, эшләрен төгәлләгәч, робот аларны юа, һәм сыерлар үзләре белеп кенә карусельдән чыгып китә. Бу күренеш балаларны кызыксындырды, бигрәк тә робот үзенә җәлеп итте.
Аннан алар директор урынбасары Светлана Грачева ярдәмендә экран аша нәни бозауларны күзәттеләр, Фердинанд Нургаянович алтын, бронза, көмеш медаль алган сыерлары һәм дә әлеге ферманың төзелеше, уңышлары белән уртаклашты, балаларны ферманың ничә миллионнарга төшүе һәм дә биредеге хезмәт хакы кызыксындырды. Зур саннар ишетеп алар аһ итте, без Чутайда гына эшләячәкбез, диделәр.
Сөтүткәргечләр аша килгән «ак нефть» нең ничек эшкәртелүе, сакланышы белән дә таныштырдылар, Фердинант әфәнденең гаиләсенә бүләк итеп бирелгән пониның да хәлен белделәр, аны яраттылар, ялларыннан сыйпадылар. Робот-тракторның компьютер ярдәмендә ничек итеп малларга ризык өләшүен дә карадылар, нәни бозаулар авылына да кереп чыктылар. Бик күңелле, мавыктыргыч очрашу булды бу. Яшь буынның яныннан китми, үзе аңлатып-сөйләп йөрүе өчен җәмгыять рәисенә балалар да, укытучылары да рәхмәтле калды, безгә эшкә килегез дип әйтүе балаларны тагын да канатландырып җибәрде. Автобус шоферы Володя абыйга, сәяхәтне оештыруда ярдәм күрсәткән Гыйләҗевлар гаиләсенә, сәяхәткә барырга рөхсәт биргән гимназия җитәкчелегенә дә зур рәхмәт.
Яшьләр авылда калмый, читкә китә, дибез. Бакча-мәктәп яшеннән үк гел шушындый сәяхәтләр булып торса, балаларны авыл тормышы белән якыннан таныштырсак, итнең, сөтнең, икмәкнең табыннарга каян килүен белсәләр, бу кадәр үк шәһәргә талпынмаслар иде алар. Үзебездә үк тә ялт иткән хезмәт уыннары булдырып, Чутайдагы кебек югары хезмәт хакларына эшләп була ләбаса.
«Чутай, для меня это Китай», дигән иде бер бала, чыннан да, алга киткән илләрнең авыллары кебек, Чутай да заманадан калышмый, гел алга бара. «Кызыл юл» җәмгыяте уңганнарына уңышлы киләчәк телик. -
Детский сад № 5 «Сөенеч»/5нче «Сөенеч» балалар бакчасы 27.09.2023

Сегодня первоклассники под шефством советника по воспитанию и педагога - организатора посетили свой родной детский сад № 5 «Сөенеч». Целью этого визита было поздравить своих воспитателей с профессиональным праздником – Днем работников дошкольного образования! Встреча была наполнена радостью и теплыми воспоминаниями, а воспитатели были приятно удивлены такому сюрпризу!
Бүген беренче сыйныф укучылары тәрбия буенча киңәшче һәм педагог-оештыручы җитәкчелегендә үзләренең 5нче номерлы «Сөенеч» балалар бакчасында булдылар. Бу очрашуның максаты тәрбиячеләрен һөнәри бәйрәм – мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре көне белән котлау иде! Очрашу шатлык һәм җылы хатирәләр белән тулы иде, ә тәрбиячеләр мондый сюрпризга шатланып гаҗәпләнделәр!
-
День туризма/Туризм көне 27.09.2023

27 сентября - День туризма. Мастер класс для секторов спорта провела кандидат мастера спорта по спортивному туризму Гарафиева Ч.Р.
27нче сентябрь - туризм көне. Спорт секторлары өчен мастер-классны спорт туризмы буенча спорт мастеры кандидаты Ч.Р. Гарафиева үткәрде.
-
Акция по сбору калины/Балан җыю буенча акция 26.09.2023

Акция по сбору калины.
Балан җыю буенча акция.
-
Классные часы «Разговоры о важном»/«Мөһим әйберләр турында сөйләшүләр» сыйныф сәгатьләре 26.09.2023

Сегодня в гимназии прошли классные часы «Разговоры о важном». «Основной целью данных мероприятий является формирование четкой гражданской позиции, чувства ответственности за свое будущее и будущее нашей страны», - подчеркнула советник директора по воспитанию. Уроки посвящены 30-летию Центральной избирательной комиссии. На них ученики 5-11 классов детально познакомились с избирательной системой России и принципами ее работы.
Бүген гимназиядә «Мөһим әйберләр турында сөйләшүләр» дигән сыйныф сәгатьләре узды. «Әлеге чараларның төп максаты - гражданлык позициясен, илебезнең киләчәге һәм киләчәге өчен җаваплылыкны формалаштыру», - дип ассызыклады директорның тәрбия буенча киңәшчесе. Дәресләр Үзәк сайлау комиссиясенең 30 еллыгына багышлана. Анда 5-11нче сыйныфы укучылары Россиянең сайлау системасы һәм аның эш принциплары белән таныштылар.
-
Интеллектуальная игра/Интеллектуаль уен 25.09.2023

Центральная библиотека свои двери распахнула для учащихся 9 А класса Балтасинской гимназии. Ребята смогли совершить путешествие по страницам книг, познакомились с работой библиотеки, ее правилами, узнали о том, как к нам пришла книга, и смогли поучаствовать в интеллектуальной игре «Вне урока». Со всеми заданиями ребята справились на отлично, продемонстрировав свою эрудицию и хорошие знания.
Үзәк китапханә Балтач гимназиясенең 9нчы А сыйныфы укучылары өчен үз ишекләрен ачты. Балалар китап битләре буйлап сәяхәт итә алдылар. Китапханә эше, аның кагыйдәләре белән таныштылар, китапның безгә ничек килүе турында белделәр һәм «Дәрестән тыш» интеллектуаль уенда катнаштылар. Барлык биремнәрне дә укучылар бик яхшы башкардылар, үзләренең эрудицияләрен һәм яхшы белемнәрен күрсәттеләр.
-
Экскурсия в центральную библотеку/Үзәк китапханәгә экскурсия 25.09.2023

2 А класс сходили в центральную библиотеку, где их познакомили с авторами книг и мультипликацией по этим книгам. Каждое произведение учит жизни, профессиям, безопасности жизни, выработке навыков и так считает советник по воспитанию, которая провела беседу с детьми после экскурсии.
2нче А сыйныфы укучылары үзәк китапханәгә барып, анда аларны китап авторлары һәм бу китаплар буенча мультипликация белән таныштырдылар. Һәрбер әсәр тормышны, һөнәрләрне, тормыш иминлеген, күнекмәләрне үстерүне өйрәтә дип саный тәрбия буенча киңәшче. Ул экскурсиядән соң укучылар белән әңгәмә үткәрде.
-
Экологический турнир «Школьный кубок чистоты» 25.09.2023

Вот и завершились четвёртые Чистые игры экологического турнира «Школьный кубок чистоты» в Арском районе. На игру съехались школьники из 7 районов республики: Арский, Балтасинский, Кукморский, Мамадышский, Рыбно-Слободский, Сабинский и Тюлячинский. Участие в играх приняло более 400 школьников. За час было собрано 3850 килограммов отходов, 535 мешков, в том числе 67 мешков пластика, 201 мешок стекла и 248 мешков смешанного мусора. Все отходы были вывезены нашими партнёрами УК «ПЖКХ» в сортировочный пункт, откуда они отправятся на дополнительную сортировку. Осталось ещё две игры.
-
«Точка Роста»/«Үсеш ноктасы» 25.09.2023

Практическая работа № 1.
Знакомство с лабораторным оборудованием.
-
«Точка Роста»/«Үсеш ноктасы» 25.09.2023

Тема лабораторной работы: Каталитическая активность ферментов в живых тканях.














