МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Балтач гимназиясе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт Балтаси, ул. Наримана, д. 108 |
| Телефон: | +7(843)-682-59-58; факс: 2-47-90 |
| E-Mail: | G.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Балтасинская гимназия» |
| Руководитель: | Миннемуллин Айгиз Рафилович |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 594 обучающихся/ 594 укучы |
| У нас учат: | 57 учителя/ 57 укытучы |
МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Балтач гимназиясе» - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 128 ( 129 ) 130 >>
-
Праздничный вечер/Бәйрәм кичәсе 28.11.2024

Завершая цикл мероприятий, посвященных Дню матери, в Балтасинской Центральной детской библиотеке 28 ноября состоялся праздничный вечер «Әнием, син - матур гөлем». Это мероприятие, проведенное совместно с сотрудниками библиотеки для 6 А класса Балтасинской гимназии, прошло в тёплой и душевной атмосфере. Были исполнены стихи и песни о маме. Гости также играли в разные веселые игры.
Балтач Үзәк балалар китапханәсендә Әниләр көненә багышланган чаралар циклын тәмамлап, 28нче ноябрь көнне «Әнием, син - матур гөлем» - дип аталган бәйрәм кичәсе узды. Китапханә хезмәткәрләре, Балтач гимназиясенең 6нчы А сыйныфы белән берлектә үткәрелгән бу чара, әниләргә карата хөрмәт, ярату хисләренә, шигырь-җырларга, мәзәкләргә, уеннарга бик бай булды.
-
«Китап - белем чишмәсе» 28.11.2024

«Китап - белем чишмәсе» - дип, халкыбыз юкка гына әйтмәгәндер. Яратып укыган китаплар күңелгә шифалы дәва бирә. Алар безне яхшылыкны яманлыктан, әхлаклы булуны әхлаксызлыктан, матурлыкны ямьсезлектән аерырга, илдәге һәм дөньядагы вакыйгаларга бәя бирергә өйрәтә. Озайтылган көн торкеме атналыгы китап сөюче укучыларыбызның яратып укый торган китаплар күргәзмәсе белән баетылды.
-
«Россия - мои горизонты» 28.11.2024

Обучающиеся 6-11 классов приняли участие во внеурочной деятельности «Россия - мои горизонты» по теме: «Занятие, посвящённое Дню математика». В ходе занятия обучающиеся узнали о роли математики в современном обществе и различных профессиях.
-
Семинар советников по воспитанию «Говорим о важном» 28.11.2024

На базе молодежного центра «Хыял» 28 ноября прошел районный семинар советников по воспитанию «Говорим о важном». На семинаре советники поделились опытом проведения еженедельных занятий «Разговоры о важном». Были выделены наиболее интересные темы, озвучены проблемы и возможности привлечения родителей и партнеров при подготовке к данным занятиям.
-
Йөзү буенча ярышлар 28.11.2024

Мәскәү шәһәрендә узган «Алтын боҗра Кубогы» йөзү ярышларының финал өлешендә Балтач гимназиясе укучысы - Гарәфиева Әдилә төрле стильдә йөзү буенча I-II-III урыннарны яулады. Әдиләне котлыйбыз, спортта да, укуында да зур уңышлар телибез! Афәрин.
-
Литературно-музыкальный вечер/Әдәби-музыкаль кичә 27.11.2024

В Балтасинской Центральной детской библиотеке продолжаются мероприятия, посвященные Дню матери. 27 ноября ученики 8 А класса Балтасинской гимназии поздравили своих матерей с праздником. На литературно-музыкальном вечере под названием «Дөнья яме - газиз әниләрдә» ученики подарили мамам стихи и песни. Интересные игры, которые предлагали сотрудники библиотеки, «проверяли» матерей на ловкость, знания и находчивость.
Балтач Үзәк балалар китапханәсендә Әниләр көненә багышлап үткәрелүче чаралар дәвам итә. 27нче ноябрь көнне Балтач гимназиясенең 8нче А сыйныфы укучылары «Дөнья яме - газиз әниләрдә» - дип аталган әдәби-музыкаль кичәдә үзләренең әниләрен бәйрәм белән котладылар. Укучылар әниләргә шигырьле-җырлы бәйләмнәр бүләк иттеләр. Китапханә хезмәткәрләре тәкъдим иткән кызыклы уеннар да әниләрне бар яктан да «сынады». Алар үзләренең җитезлеген дә, белемнәрен дә, тапкырлыкларын да күрсәттеләр.
-
Волонтерлар 27.11.2024

27нче ноябрь көнне «Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубында мөмкинлеге чикле кешеләр махсус хәрби операция зонасындагы солдатларга хат язды. Бөтен булган изге теләк-хыялларын ак кәгазьгә төшереп, хатның тышлыгын матур рәсемнәр белән бизәде катнашучылар. Бүгенге көндә илебез тынычлыгы өчен һәркем үзеннән нинди дә булса өлеш кертергә тырыша. Бу эштә мөмкинлеге чикле кешеләрнең дә тырышлык куюы күңелле күренеш! Чараны оештыруда ярдәм итүләре өчен Балтач гимназиясе волонтерларына чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез!
-
Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның телләрен саклап калуны һәм үстерүне күз алдында тоткан проектларны тормышка ашыруга юнәлдерелгән республика бәйгесе 27.11.2024

Туган телдә белем бирүче педагоглар арасында үткәрелгән, Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның телләрен саклап калуны һәм үстерүне күз алдында тоткан проектларны тормышка ашыруга юнәлдерелгән республика бәйгесе нәтиҗәләре билгеле булды. Исемлектә Балтач гимназиясенеӊ татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гыйниятуллина Диләрә Ханнан кызыда бар. Аны зур җиңүе белән котлыйбыз һәм җаваплы хезмәтендә уӊышлар телибез!
-
Халык уеннары 27.11.2024

Халык уеннары җанга кадерле, уйлау сәләтен, спорт тәҗрибәсен таләп итүче уеннар буларак билгеле. Төркемебездә «Халык уеннары» көне булып узды. Саф һавада татар халык уеннары «Мәче һәм тычкан», «Буяу сатыш», «Әбәк», «Аркан тартыш», рус халык уеннары «Пустое место», «Жмурки» уйнадык. Һәр уен үзенчә әхлак сыйфатларын тәрбияли, хәтерне үстерергә, роль башкарырга өйрәтә, өлгерлек һәм кыюлыкларын үстерә. Уртак шатлык балаларны шәхес буларак тәрбияли.
-
Муниципальный этап Всероссийской олимпиады школьников по физике/Физика фәне буенча мәктәп укучыларының Бөтенрәсәй олимпиадасының муниципаль этабы 27.11.2024

Гиматдинова Камила, ученица 8 В класса, Гарипов Карим, ученик 9 Б класса, стали победителями муниципального этапа Всероссийской олимпиады школьников по физике. Поздравляем победителей и их учителя Нигаматзянова А.А. с большой победой. Молодцы!
8нче В сыйныфы укучысы Гыйматдинова Камилә, 9нчы Б сыйныфы укучысы Гарипов Кәрим физика фәне буенча Бөтенрәсәй укучылар олимпиадасының муниципаль этабында җиңүче булдылар. Җиңүчеләрне һәм аларның укытучысы А.А. Нигамәтҗановны зур җиңүләре белән котлыйбыз. Афәрин!














