МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Балтач гимназиясе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт Балтаси, ул. Наримана, д. 108 |
| Телефон: | +7(843)-682-59-58; факс: 2-47-90 |
| E-Mail: | G.Blt@tatar.ru, baltasigim@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Балтасинская гимназия» |
| Руководитель: | Миннемуллин Айгиз Рафилович |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 592 обучающихся/ 592 укучы |
| У нас учат: | 57 учителя/ 57 укытучы |
МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Балтач гимназиясе» - новости
Страницы: << 11 ( 12 ) 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
Бокс буенча турнир 25.04.2026

Казан шәһәренең «Держи удар» клубында бокс буенча турнир узды. Данис Николаев 37 кг. авырлык категориясендә чираттагы җиңүгә иреште һәм беренче урын яулады. Котлыйбыз!
-
Бадминтон буенча ярышлар 25.04.2026

25нче апрель көнне «Хыял» яшьләр үзәге призына Балтач районы мәктәпләре укучылары арасында бадминтон буенча ярышлар узды.
2016нчы елда туган hәм яшьрәк егетләр:
II урын - Әхмәдуллин Азамат
III урын - Гыйлметдинов Әмир
2014-2015нче елда туган кызлар:
I урын - Бадгиева Наилә
III урын - Әхмәдуллина Алиана
2011-2013нче елда туган егетләр:
II урын - Сафин Илдан
2011-2013нче елда туган кызлар:
I урын - Бадгиева Чулпан
II урын - Каюмова Мәрьям
2009-2010нчы елда туган егетләр:
II урын - Шәрәфиев Ислам
III урын - Шәймөхәммәтов Сәйдәр
2009-2010нчы елда туган кызлар:
I урын - Сафина Диләрә
Котлыйбыз! -
«Татарча диктант» 25.04.2026

Гимназиябездә Тукайның 140 еллыгына багышланган «Татарча диктант» акциясе бара.
-
Бүген Балтачыбызда Тукай көннәре уза 24.04.2026

Бүген Балтачыбызда Тукай көннәре уза. Бертөркем язучылар район мәктәпләрендә булып укучылар белән очрашты. Балтач гимназиясе дә мөхтәрәм кунаклар кабул итте. Алар укучылар һәм укытучылар белән якыннан аралашты, иҗатлары белән уртаклашты. Бию, шигырь, жыр белән үрелеп барган очрашу күңелләрдә озак сакланыр.
-
Бөек шагыйрь Габдулла Тукай 24.04.2026

Бүген гимназиябездә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган тантаналы бәйрәм булды. Әлеге бәйрәмдә мөхтәрәм кунакларыбыз булуы- икеләтә сөенеч. Укучылар Татарстанның халык шагыйре Газинур Морат, якташыбыз, филология фәннәре докторы, профессор Ләйлә Минһаҗева белән әңгәмәдә Тукайның милләтебез үсешенә керткән бәяләп бетергесез хезмәте хакында моңарчы белмәгән фактлар белән таныштылар. Сәхнәдән Тукай шигырьләре, җырлары яңгырады. Ләйлә Ихсановна җитәкчелегендәге Казахстаннан килгән бер төркем аспирантлар да үз телләрендә мәшһүр шагыйребезнең әсәрләрен рухланып сөйләделәр. Бай эчтәлекле, мәшһүр шагыйребез иҗатына ихтирам тәрбияләүгә юнәлтелгән әлеге бәйрәм һәркем күңелендә җылы хисләр калдырды.
-
«Хыялый Тургай» театр коллективы 24.04.2026

24нче апрель көнне Әтнә татар дәүләт драма театрында «Сайяр» театр фестивале республика бәйгесенең зона этабы узды. Бәйгедә Балтач гимназиясең «Хыялый Тургай» театр коллективы чыгыш ясады. Нәтиҗәләре май аенда билгеле булачак. Уңышлар сезгә яшь артистлар. Җитәкчеләре: Хакимзянова А.И., Шарипова Р.Р., Гузаерова Г.Н.
-
ШНПК «Эрудит» 24.04.2026

24 апреля в МБОУ «Балтасинская гимназия» прошла школьная научно-практическая конференция «Эрудит». Ученики представили интересные исследовательские и проектные работы по разным направлениям: от естественных и гуманитарных наук до современных технологий. Были такие работы, которые соответствуют требованиям проекта «Физико-химический прорыв» и «Физико-математический прорыв». Ребята не только поделились своими открытиями, но и научились вести научную дискуссию. Поздравляем всех участников и желаем новых научных побед!
-
«Стихи, как музыка души...» 24.04.2026

24 апреля в Балтасинской районной библиотеке прошёл душевный вечер-встреча любителей поэтического русского слова «Стихи, как музыка души...». Инициатором, идейным вдохновителем стали воспитанники, родители, выпускники Балтасинской гимназии и их педагог Мустафина Венера Амировна. Гостями вечера были учителя, обучающиеся Балтасинской средней школы. В исполнении гимназистов звучали стихи Роберта Рождественского, Эдуарда Асадова, Марины Цветаевой, Мусы Джалиля. Стихи собственного сочинения прочитал Хаеров Ахтям, бабушка Саубановой Амины, Заляева Фатима Тахировна. Но особенно трогательным было исполнение стихотворений самой Венеры Амировны её учениками, выпускниками. Поэтическая гостиная объединила людей, талантливых, творческих, которые ценят художественное слово.
-
«Мәңге яши, яшьни яшь Тукай!» 23.04.2026

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан, безнең «Балтач гимназиясе»ндә аның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган төрле чаралар оештырыла. 23нче апрель көнне гимназиянең башлангыч сыйныф укучылары катнашында «Мәңге яши, яшьни яшь Тукай!» - дип исемләнгән әдәби - музыкаль кичә узды. Кичәдә балалар әдипнең шигырьләрен сөйләделәр, әкиятләрен сәхнәләштерделәр, җырлар башкардылар, татар халык уеннарында катнаштылар, Тукай геройлары белән күңел ачтылар. Чара татар халкының гимнына әверелгән Габдулла Тукай сүзләренә язылган «Туган тел» җыры белән төгәлләнде. Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның исемен онытмыйча, буыннан буынга җиткерү эшен киләчәктә дә дәвам итәргә язсын.
-
Күргәзмә 23.04.2026

Тукай әсәрләренә гимназия укучылары ясаган рәсемнәрдән күргәзмә.














