• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Балтасинский
  • Детские сады
  • Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Дургинский детский сад" Балтасинского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Дорга балалар бакчасы"

МБДОУ «Дургинский детский сад" Балтасинского муниципального района РТ

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422249,Республика Татарстан,Балтасинский район, д. Дурга, ул. Школьная, д. 25, "А"
Телефон: +7(843)-683-71-34
E-Mail: g.miliausha2011@yandex.ru/1278000103@edu.tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ «Дургинский детский сад" Балтасинского муниципального района РТ
Руководитель: Гилязева Миляуша Даниловна
Год основания учреждения: 1983
У нас учатся: 8 воспитанников /8 бала тәрбияләнә
У нас учат: 1 воспитатель /1 тәрбияче

Новости детского сада

Бәйрәм белән, әниләр!/С праздником, дорогие мамочки!

Опубликовано: 26.11.2023

Әни... якты кояшка тиң, иң кдерле кеше. Дөньяда бәлки шулкадәр якын, ягымлы, ярдәмче кеше юктыр. Кеше кайда гына булса да, ни эшләсә дә, иң кирәк урын – әни янында, туган йортта. Ничә яшьтә булса да, һәркем үкереп елаган вакытта әнинең юатучы йомшак кулларын хәтерли. Башны сыйпап, бишек җырларын көләүче, кайгы-шатлыкларны уртаклашучы, гомер таянычы ул әни. Ул һәрберебез өчен иң кадерле, иң яхшы, иң матуры, гомумән, тормышта иң әһәмиятле кеше. “Әни, әнием, әнкәй” - дип назлап әйтәбез дә, күңелебездәге бөтен хис-кичерешләребезне шул гади сүзгә салабыз. Ә бит шушы өч хәрефтән торган сүзне күпме наз, җылылык һәм күңел тойгысы белән әйтәбез!

Хатын-кызның иң югары бурычы – әни булудыр, чөнки “әни” - бала әйткән беренче сүз. Бу сүз дөньяның күпчелек телләрендә бер үк төрле яңгырый һәм дөньяда иң якын, иң яраткан кешене атый.

Нәкъ менә шул сыйфатлар җәмгыятькә әниләр көнен игълан итәргә сәбәп булгандыр. Россия Федерациясе Президентының 1998 елның 30 гыйнварында чыккан 120 номерлы карары нигезендә, илебездә ноябрь аеның сонгы якшәмбесе ел саен “Әниләр көне” булып билгеләп үтелә. Быел ул 26 ноябрь көненә туры килә.

Илебездә билгеләп үтелә торган күпсанлы бәйрәмнәр арасында әниләр көне аерым урын алып тора. Бәйрәмнең максаты – хатын-кызга сакчыл караш традицияләрен хуплау, гаилә нигезләрен ныгыту, безнең тормышта төп кешенең – әнинең әһәмиятен аеруча билгеләп үтү. Бу бәйрәм беркемне дә битараф калдыра алмый. Нәкъ әниләр көнендә үз балаларына мәхәббәт, игелек, наз бүләк итүче барлык аналарга рәхмәт сүзләре әйтәсе килә. Тик нинди генә җылы сүзләр әйтмәсәк тә, җитмәс төсле... Әниләр көне – искиткеч көн. Безнең һәрберебез әниебезне искә төшерергә, аңа шалтыратырга, бәлки янына кайтып, аны котларга, аның сәламәтлеге һәм кәефе ничек булуы белән кызыксынырга тиешле көн!

Мөлаем һәм ягымлы кузле, акыллы, сабыр һәм түземле, шәфкатьле, авыр вакытларда арканы сыйпаучы кадерле куллы, боз эретерлек җылы сүзле, бала өчен кайгырып, төннәрен күз йоммаучы әниләребез, сезне бәйрәмегез белән чын йөрәктән котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, рухи көч, тормыш зирәклеге, сабырлык, бәхет, гаилә уңайлыгы телибез. Безгә биргән чиксез мәхәббәтегез, назыгыз һәм кайгыртуыгыз өчен рәхмәт!



К списку новостей