МБДОУ «Дургинский детский сад" Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 422249,Республика Татарстан,Балтасинский район, д. Дурга, ул. Школьная, д. 25, "А" |
Телефон: | +7(843)-683-71-34 |
E-Mail: | ds.Durga@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Дургинский детский сад" Балтасинского муниципального района РТ |
Руководитель: | Гилязева Миляуша Даниловна |
Год основания учреждения: | 1983 |
У нас учатся: | 8 воспитанников /8 бала тәрбияләнә |
У нас учат: | 1 воспитатель /1 тәрбияче |
Новости детского сада
Бәйрәм белән, укытучым!
Опубликовано: 05.10.2013Хөрмәтле укытучыларыбыз!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Укытучы көне белән котлыйбыз!
Бүгенге истәлекле көндә барлык педагогларга рәхмәт сүзләре белдерәсе һәм хөрмәт күрсәтәсе килә. Сезнең профессиональ, игътибарлы, таләпчән булуыгыз һәм күңел җылыгыз безнең балаларга сәләтләрен һәм талантларын ачарга ярдәм итә.
Кем булуыбызга һәм нинди һөнәр сайлавыбызга карамастан, һәрбербезнең тормышында үз Укытучысы булган. Без барыбыз да, барыннан элек, кемнәрнеңдер укучылары, бездә булган яхшы сыйфатлар – алар да шул исәптә зирәк остазларыбыз хезмәте. Чын укытучы – ул белем бирүче генә түгел , ә укучыны шәхес итеп тәрбияләүче дә.
Әлбәттә, укытучы хезмәте беркайчан да җиңел булмады, бүген ул тагын да катлаулырак. Педагог эше зур түземлелек, даими камилләшү таләп итә. Укытучы – ул һөнәр генә түгел, укытучы булып туарга кирәк!
К списку новостей