Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Балтасинский детский сад №3 общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының "Гомуми үсеш бирүче төрдәге Балтач 3 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, п.г.т. Балтаси, улица Ленина, дом 145 |
| Телефон: | +7(843)-682-54-70 |
| E-Mail: | Ds.N3baltasi@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Балтасинский детский сад №3 общеразвивающего вида" |
| Руководитель: | Хакимуллина Гульфама Фаильовна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 88 воспитанников/88 бала |
| У нас учат: | 10 педагогов/10 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Балтасинский детский сад №3 общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының "Гомуми үсеш бирүче төрдәге Балтач 3 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 ( 124 ) 125 126 127 128 129 130 >>
-
Семинарда катнаштык 30.04.2014

Бүген "Катнаш төрдәге Балтач 4нче номерлы балалар бакчасы"нда "Художественно-эстетическое развитие детей в условиях введения ФГОС дошкольного образования" дип исемләнгән семинар булып узды. Семинарда Мәскәү Дәүләт Педагогика Институтының гомуми кафедра доценты Погодина С.В. мастер - класс күрсәтте. Шулай ук "Айрис-пресс" нәшриятенең методисты Федотова И.Н. яңа методик кулланмалар белән таныштырды. Килгән кунакларыбыз үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Семинарга күрше районнарның тәрбиячеләре килгәннәр иде. Безнең бакчабызның тәрбиячеләре дә элеге семинарда катнаштылар.
-
Г.Тукайга багышланган айлыкны тәмамлап... 25.04.2014

Бакчабызда Г.Тукайга багышланган айлыкны тәмамлап, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары "Бәләкәй Апүш үз әкиятләре буйлап" дип исемләнгән әсәрне сәхнәләштерделәр. Шулай ук бакчабыз балалары шагыйрнең шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләп үттеләр. Бәйрәм кичәсен "Туган тел" җырын җырлап тәмамладык.
-
Бездә кунакта әкият геройлары 24.04.2014

Тукай абый әкиятләре бигерәк тә кызык та, безгә куныкка килгәннәр кәҗә белән сарык та. Әкият геройлары булып уйнарга яратабыз. Үсеп җиткәч, зур артистлар булырга омтылабыз!
-
Әкият тыңлыйбыз 23.04.2014

Без нәниләр булсак та, бик яратып тыңлыйбыз Тукай абый әкиятләрен. (1нче кечкенәләр төркеме)
-
Бакчабыз ямьләнсен... 22.04.2014

Бүген күмәкләшеп өмәгә чыктык. Бакчабыз ямьләнсен, үзенә тартып торсын дибез!
-
Күргәзмәләрдә актив катнашабыз 18.04.2014

Бүген "Балтач мәдәният үзәгендә" "Ак калфак" татар хатын-кызлар республика иҗтимагый оешмасы вәкилләре белән очрашу кысаларында оештырылган күргәзмәдә безнең балалар бакчасы да актив катнашты.
-
Кул эшләре 17.04.2014

Уртанчылар төркеме балалары әти-әниләре белән бергә Г.Тукай әкиятләренә карата бик матур кул эшләре эшләделәр.
-
Әти-әниләр белән берлектә 17.04.2014

Әти-әниләр белән берлектә Г.Тукайның иҗатына багышланган кул эшләренә күргәзмә (икенче кечкенәләр төркеме).
-
Район үзәк китапханәсендә 16.04.2014

Һәр елны апрель аенда бакчабызда Г.Тукай айлыгы үткәрелә. Быел да бу айлыкны мәктәпкә әзерлек төркеме балалары район үзәк китапханәсенә экскурсия белән башлап җибәрделәр. Анда балаларга сюрприз итеп әкияттән өзек һәм әкиятләр буенча викторина әзерләнгән иде. Тәрбиячеләр Аглиуллина А.Р. һәм Шәрәфиева Г.Н. балаларның җавапларыннан бик кәнәгать калдылар. Балалар ел буе алган белемнәрен яхшы күрсәттеләр.
-
Нәниләрнең сөекле остазы 15.04.2014

Габдулла Тукай – балалар поэзиясенең чишмә башы, атасы, нәниләрнең сөекле остазы. Бүген дә актуальлеген югалтмаган әсәрләре балаларны тәрбияләүдә үрнәк, өлге булып тора. Бакчабызның балалары Г.Тукайның әкиятләрен зур кызыксыну белән укыйлар.










