Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №2 общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының «Гомүми үсеш бирүче төрдәге Балтач 2нче номерлы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Наримана, д. 19 |
| Телефон: | +7(843)-682-54-10 |
| E-Mail: | Ds.N2baltasi@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Балтасинский детский сад №2" |
| Руководитель: | Хакимова Лилия Гаднановна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 127 воспитанников/Бездә 127 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 13педагогов/Бездә 13 педагог белем һәм тәрбия бирә |
Новости
Сабантуй
Опубликовано: 30.05.2013
Сабантуйда барлык коллектив та актив катнашты: балалар, хезмәт коллективы һәм дә әти-әниләр. Программа бик тыгыз һәм уйланылган иде, бик матур оешкан милли бәйрәм килеп чыкты. Сабантуй бәйрәме үзәк мәйданда Зур концерт белән башланып китте. Концертта һәр бала үзенең сәләтен күрсәтте, төрле милләт халыклары биюләре тамашачыларны куандырды. Концерт программасында аеруча мәктәпкә әзерлек төркеме балалары актив катнашты. Бәйрәмнең икенче өлеше төркем участокларында дәвам итте, анда балаларны күп төрле милли сабантуй уеннары, сюрпризлар көтә иде. Уенда бер генә бала да катнашмый калмады. Кич буе сабантуй кунаклары өчен чәй кайнады, табаларда коймаклар чыжлады, ярминкә эшләде. Кыскасы, балачак сабантуе бик күңелле һәм оешкан төстә үтте. Балаларга шундый матур сабантуе уздыруда зур активлык күрсәткән һәр әти-әнигә зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
К списку новостей








