• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Балтасинский
  • Школы
  • МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1
Телефон: +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20
E-Mail: scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ Бурбашская СОШ
Руководитель: Сибагатуллин Малик Тимерханович
Год основания учреждения: 1966
У нас учатся: 158 учащихся/158 укучы
У нас учат: 24 учителя/24 укытучы

Бөрбаш урта мәктәбе яңалыклары

Россиядә 4нче сыйныфта укучылар декабрьдә сынау рәвешендә тикшерү эшләре язачак

Опубликовано: 28.10.2015

Декабрь аенда Россиянең 70 төбәгенең 19 мең мәктәбендә 4нче сыйныфта белем алучы 600 меңләп бала математика һәм рус теленнән сынау тикшерү эшләре башкарачак.
Россия мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт сайтында хәбәр ителгәнчә, киләчәктә бу төр эшләрне һәр уку елы азагында: 2016 елда 4нче сыфныфлар өчен, 2017нчедә 4нче һәм 5нче сыйныфларга уздыру планлаштырыла.
“Бөтенроссия тикшерү эшләре дәүләт йомгаклау аттестациясе түгел, төбәк һәм мәктәп дәрәҗәсендә үткәрелә, аларны моңа кадәр, традицион рәвештә, күп кенә төбәкләрдә һәм аерым мәктәпләрдә уздырылган еллык контроль эшләре белән чагыштырырга була”, -– дип билгеләп узган ведомство башлыгы Сергей Кравцов.
Бөтенроссия тикшерү эшләренең үзенчәлекләре булып вариантлар төзү, эшләрне үткәрү һәм бәяләү ысулларының бердәмлеге, шулай ук эшләрне бөтен ил мәктәп укучыларына бер үк вакытта башкару мөмкинлеге бирә торган заманча технологияләр санала.
Сынау эшләренең нәтиҗәләре әти-әниләргә балаларының белем алу траекториясен билгеләүдә файдалы булырга мөмкин. Шулай ук аларны төп белем алу этаплары йомгаклары буенча укучыларның әзерлек дәрәҗәсен бәяләү, мәктәпләрдә фәннәрне укытуны камилләштерү һәм төбәк белем бирү системаларын үстерү өчен файдаланып була.
Моннан тыш, проект Федераль дәүләт мәгариф стандартларын томышка ашыру нәтиҗәләрен мониторингларга ирек бирер, Россиядә бердәм белем бирү киңлеге булдыруга ярдәм итәр дип көтелә.



К списку новостей