• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Балтасинский
  • Школы
  • МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1
Телефон: +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20
E-Mail: scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ Бурбашская СОШ
Руководитель: Сибагатуллин Малик Тимерханович
Год основания учреждения: 1966
У нас учатся: 158 учащихся/158 укучы
У нас учат: 24 учителя/24 укытучы

Бөрбаш урта мәктәбе яңалыклары

Имтиханнар тирәсендәге ыгы-зыгы..

Опубликовано: 07.08.2015

Быел бердәм дәүләт имтиханнары ничек үтте? Нәтиҗәләр канәгатьлә­нер­лекме? Кайсы районнарда хокук бозу очрак­лары күбрәк теркәлгән?
“Нәтиҗәдән беркайчан да тулаем канәгать калып булмый. Республиканың ки­лә­чә­ге – мәгариф системасы яшьләр кулында. Әгәр без яшь буынга сыйфатлы белем бирә, аларны тормышка әзер­ли алабыз икән, респуб­ликаның киләчәге тагын да яхшырак булачак.
Башка әй­берләрне чит илләрдән дә кертеп була, ә кеше факторын – юк. Кайда укуларына карамастан – авылдамы, шә­һәр­дәме, район үзәгендәме ул – һәр балага югары сыйфатлы белем бирергә тиешбез, – дип белдерде Татарс­танның баш педагогы Энгель Фәттахов имтихан йомгакларына багышланган чарада. –Чыгарылыш укучысына, укытучыга БДИ нәтиҗәләреннән чыгып кына бәя бирү дөрес түгел. Безнең бу имтиханнар тирәсендәге ыгы-зыгыны бе­терә­себез килә. Укучыларыбызга башлангыч сыйныфтан ук тестларга өйрәтү мөм­кинлеге тудырылган. БДИ нәтиҗәләрен начар дип әйтеп булмый, әмма эшлисе эшләребез күп әле. Соңгы вакытта укытучыларның хез­мәт хакы артты, ул бүген уртача 28 мең сум тәшкил итә. Ләкин аңа карап, белем сыйфаты күтәрелде дип әйтеп булмый”.
Быел башлангыч мәктәп­не тәмамлаучы укучыларның да белемнәрен тикшерделәр. Мониторингта 35 меңнән артык 4нче сыйныф укучысы катнашкан. Аларның 94 проценты математика һәм рус теле буенча белемнәрне яхшы үзләштергән. Әйләнә-ти­рә дөнья, уку, проект эшчән­леге буенча да нәтиҗәләр әйбәт. Әмма балаларның 5-8 проценты бер яки берничә фән буенча калышкан. “Һәр сыйныфның, укучының нәти­җә­ләре мәктәпләргә җибә­рел­де. Бүген укытучылар һәм методик хезмәткәрләр алдында аларны җентекләп анализларга тиеш”, – диде министр.
9нчы сыйныф укучыла­ры­ның белем дәрәҗәсе ни­чегрәк икән? Узган ел белән чагыштырганда аларның сигез фән буенча имтихан нәтиҗәләре яхшырак дип табылган. Химия, физика, биология, информатика, немец теле, җәмгыять белеме һәм рус әдәбиятыннан уртача күрсәткеч арткан. Быел математикадан уртача билге 3,68 булса, узган ел бераз югарырак булган. 750 укучы чик баллны үтә алмаган. Былтыр андыйларның саны 10га ким­рәк булган. Рус теле буенча да уртача күрсәткеч түбән­рәк: 4,3тән 4,04кә төшкән. 394 укучы әле сынауны бирә алмаган. Имтиханнарын тапшыра алмаучыларга көз көне кабат тапшыру мөмкинлеге тудырылачак.
Ә БДИны 18 меңнән артык укучы тапшырган иде. Француз теле, информатика кебек фәннәрдән баллар саны кимесә, физика, алман теле, рус әдәбияты, геогра­фиядән нәтиҗәләр шактый гына арткан. Ил күрсәткеч­ләре белән чагыштырганда, республикада БДИ баллары бары дүрт фәннән: математика (0,7), француз һәм испан телләре (0,9 һәм 0,7), җәмгыять белеменнән (3,0) түбәнрәк. Математикадан профиль сынавыннан, информатика һәм мәгълүмати технологияләр, биология имтиханнарында начар билге алучылар саны арткан. Математика сынавына (база өлеше) 221 укучының “теше үтмәгән”. Математикадан уртача балл 48,6дан 50,2гә, рус теленнән исә 54,5 тән 69,2 гә күтәрелгән. Математикадан база өлешенең уртача күрсәткече – 4,03. Ил буенча математикадан профиль сынавын укучыларның 40 проценты сайласа, бездә бу сан 82гә җиткән. 100 балл туплау­чылар да узган елга караганда кимрәк. Былтыр андыйлар 122 булса, быел –105. Әйтик, быел тарих, инглиз теленнән аны бер укучы да җыя алмаган. Рус теленнән 69дан 57гә, химиядән 29дан 24кә калган. Бездә ике фәннән дә абсолют нәтиҗәгә ирешкән укучылар дүртәү. Аттестатсыз калучылар узган ел 151 булса, быел – 138.
Быел БДИ барышында 18 беркетмә төзелгән, шуның 7се – физик затларга, 1се – шәфкать туташына, 10ы – вазыйфаи затларга. Шәфкать туташында исә кесә телефоны тапканнар. Имтиханда хокук бозу очраклары буенча Әлки, Буа, Чүпрәле, Түбән Кама, Питрәч районнары фаш ителде. Барысы 7 эш юк ителгән.


Источник: http://matbugat.ru/news/?id=12221

К списку новостей